Татар театры дөньясы зур югалту кичерә. Әлмәт татар дәүләт драма театрының алтын баганасы, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Камил Мөхәммәтшакир улы Вәлиев вафат.
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы мәрхүмнең гаиләсенең,якыннарының, хезмәттәшләренең, барлык театр сөючеләрнең тирән кайгысын уртаклаша.