28 май көнне «Өмет» балалар театр студиясе Льюис Кэролл әсәре буенча куелган “Алисә могҗизалар илендә” әкиятен тамашачыларга күрсәтте. Бирегә йөргән 13 укучы баланың үсеш дәрәҗәсе күз алдында, актерлык осталыгы һәр сезон саен шомара бара. Студиягә йөрүчеләрне театр директоры Фаяз Хизбуллин сәламләде, студияне тәмамлаучы Секунова Елизаветага сертификат тапшырды. Студия җитәкчеләре Аделя Пономарева һәм Миләүшә Шәяхмәтова балаларга бүләкләрен тапшырдылар.
ФОТОГАЛЕРЕЯ vk.com/album-218309817_3062…
t.me/minzalateatr