Бүген Калмыкия Республикасының Элиста шәһәрендә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының «Зур гастрольләре» башланды.
«Зур гастрольләр» төбәкара программасы ачылышы кысаларында «Калмыкия» РМ агентлыгында театрыбыз директоры Фаяз Хизбуллин; Татарстан Республикасы халык артисты Рәзилә Муллина; әдәбият драматургия бүлеге җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Нурсибә Адиева; артистларыбыз Диләрә Зиннурова (Кәримуллина) һәм Илдар Халиков катнашында матбугат конференциясе узды.
«Зур гастрольләр» төбәкара программасы кысаларында Минзәлә театры 17 һәм 18 апрельдә өч спектакль күрсәтәчәк:
-
«Онытмаска иде үткәнне» И. Закиров, әдәби драматик хатирә 6+
-
“Сөясеңме, сөймисеңме…” Ф. Бүләков, трагикомедия, 12+
- “Татар нәкышы. Җанланган бизәкләр” бэби-спектакль 0+