5 февраль көнне, театрдан Татарстанның халык артисты Рәзилә Муллина, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нурсибә Адиева, артистлар Ильмир Кашапов, Миләүшә Шәяхмәтова Мөслим районы Салауз-Мухан авылы мәктәбендә “Тел күрке — сүз” муниципаль проекты кысаларында «Сәхнә күрке — артист» чарасында катнаштылар.
Мәктәп директоры Динар Магалимов, татар теле укытучысы Фәүзия Шагалиева, район мәгариф бүлеге методисты Нурания Шәймәрданова театрдан килгән кунакларны бик җылы кабул иттеләр.
Яшь артистка Миләүшә Шәяхмәтова биредә туып-үскән, шушы мәктәпне тәмамлаган. Ильмир Кашапов чыгышы белән Мөслим районы Метрәй авылыннан.
Театр тарихын, бүгенге тормышын сөйләп, аралашып; артистларның шигырьләре, Ә.Атнабаевның “Ул кайтты” драмасыннан өзек белән үрелеп барган очрашу сизелми дә узып китте. Мәктәп төзек, чиста, хәтта үзләренең музее да бар. Укытучыларга, укучыларга җылы теләктә калабыз.
Нурсибә Адиева, театрның әдәби бүлеге мөдире.