Безнең ветераннар

23 октябрьдә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында 40 елдан артык рәссам- декоратор булып хезмәт иткән Миңнегәрәев Сәлихҗан Миңнегәрәй улының туган көне. Театрыбыз директоры Фаяз Гомәр улы Хизбуллин һәм ТРның халык артисты Хафиз Хәниф улы Хамматуллин коллектив исеменнән Салихҗан абыйны туган көне белән  котладылар.
Салихҗан Миңнегәрәй улы! Сезгә сәламәтлекнең иң ныгын, җан тынычлыгы,  гомер юлының озынын, кайгысызын, шатлыкларның нурлысын  телибез.