Яңа ел чараларына заявкалар кабул итәбез

Яңа ел — елның иң серле һәм көтеп алынган бәйрәме. Аның килүен балалар да, олылар да түземсезлек белән көтә. Яңа ел  – күңелле уеннар, сюрпризлар, маҗаралар бәйрәме. Ул  килү белән өйләребез гадәти булмаган әкияти атмосфера белән тулылана. Ел буе якты мизгелләрнең җылы истәлекләре саклансын өчен  Яңа елны кызыклы һәм күңелле итеп каршы алырга кирәк.

С.Өметбаев исемендәге татар дәүләт драма театры сезне «Күңелле ишегалды яки тавык кетәклегендәге ыгы-зыгы» дигән мавыктыргыч яңа ел әкиятенә чакыра.

Әкияттән соң балалар  матур яңа ел чыршысы янында күңел ачу чарасында катнаша һәм Кыш Бабай, әкият геройлары белән шәхсән аралаша алачак.

Сезне бөтен гаиләгез белән изге хыялларны тормышка ашыра торган  бәйрәм атмосферасына чумырга чакырабыз!

Заявкаларны 8(85555) 3-20-43

+7 937-571-73-11 номерлар буенча кабул итәбез.