Сабир Өметбаевка -116 яшь

15 октябрьдә Минзәлә театрына нигез салучы Өметбаев Сабир Гаделҗан улының туган көне (15.10.1908 – 18.05.1982 еллар) – аңа 116 яшь булыр иде. Традиция буенча Театр скверында, Сабир Өметбаев бюсты янында, театр коллективы җыелды. Чарада музей җитәкчесе Илһамия Кичубаева һәм Татарстан Республикасының халык артисты Рәзилә Муллина чыгыш ясады, театр коллективы театрга нигез салучы бюстына чәчәкләр салды.