Авзалов Рәсүл Баяз улы

Сәнгать-бизәү остаханәсе мөдире 02.01.1970 туган елы.

Туган урыны: ТРның Минзәлә районы Куян авылы

Театрга 2005 елда столяр итеп кабул ителә 2009 елда сәнгать-бизәү остаханәсе мөдире вазыйфасына күчерелә.
Ул Аманулланың «Җырланмаган җырым син», Т.Миңнуллинның «Мулла», Р. Харисның «Күзләреңнән үбеп», Р.Кинзябаевның «Тилмереп дога көткәннәр…», К. Мәргэннең «Шомбай», Ф. М. Достоевскийның «Абзыйның төше» спектакльләренә зур өлеш кертте. Шулай ук балалар спектакльләренә: «Дүрт дус» татар халык әкияте, «Шүрли белән Былтыржан», З. Хөснияр, «Ничек баһадир булырга?…» О.Уайльдның «Йолдыз егет», Г.Тукайның «Тапкыр Кәҗә турында әкият» һәм башка спектакльләр.

2017 елда Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган.
2016 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды