87нче иҗади сезон ябык

25 нче май көнне Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры үзенең 87нче иҗади сезонын З.Хакимнең «Хаталы хат» мелодрамасының премьерасы белән ябты.

87нче иҗади сезонын премьералары:

З.Бигиев “Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә” детектив 16+

З.Хәким  “Хаталы хат” мелодрама 12+

“Көзге арты серләре” бэби – спектакль 0+

“Шаян фил малае” инклюзив форматтагы әкият 0+

“Тычкан баласы маҗаралары” инклюзив форматтагы әкият 3+

“Карлы джунглилар” әкият 0+

Театр катнашкан фестивальләр:

Грозный шәһәрендәге “Федерация”дип исемләнгән Дүртенче Бөтенроссия милли театрлар фестивалендә Флорид Бүләковның “Сөясеңме, сөймисеңме…” трагикомедиясе белән,

Алабуга шәһәрендә үткәрелгән «ЗазерКамье»  Беренче ачык театр сәнгате фестивалендә Илгиз Зәйниевнең «Ситса туй» моңсу комедиясе белән,

Казанда узган “Һөнәр” XIV Бөтенроссия яшь режиссура фестивалендә театр шулай ук Флорид Бүләковның “Сөясеңме, сөймисеңме…” трагикомедиясе белән,

Түбән Кама шәһәрендә уздырылган “Рәсәйнең нефть – газ химиясе шәһәрләре театр атналыгы” фестивалендә Ильяс Закировның “Онытмаска иде үткәнне” һәм Илгиз Зәйниевнең «Ситса туй» моңсу комедиясе белән катнашты.

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында:

“Роберт Шәймәрданов исемендәге Республикакүләм мәктәп театрлары фестивале”,

Беренче Бөтенроссия бэби – театрлары фестивале узды.

Театр каршында режиссер Дамир Сәмерханов җитәкчелегендә  “ Өмет” балалар студиясе эшли башлады. Студиясендә Минзәлә шәһәренең талантлы балалары бик теләп театр сәнгате серләрен өйрәнә . Бу сезонда аларның ике әкияте дөнья күрде.

Тагын бер зур вакыйгаларның берсе – театр Президент фонды грантын отып режиссер Дамир Сәмерханов инициативасы белән сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен махсус спектакльләр сәхнәләштерде.

Узган сезонда 70 яшьлек юбилеен үткәргән Татарстанның халык, Башкортостанның атказанган артисты Фоат Зарипов “Тантана” театраль премиясенең “Намус һәм тугрылык” номинациясендә бүләкләнде.

Быел беренче тапкыр бирелүче Зәкия Туешева исемендәге театраль премия Татарстанның халык артисты Рәзилә Муллинага тапшырылды.

Театрның ут куючы рәссамы Денис Иванов “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре”  дигән мактаулы исемгә лаек булды.