Имтихан да, бәйрәм дә – бер көндә

Минзәлә театрына “Бердәм Россия” партиясенең “Кече Ватан мәдәнияте” федераль программасы буенча чыккан спектакльләр белән танышу максатыннан «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе Төбәк башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Светлана Владимировна Гыйниятуллина килде. Минзәлә театры әлеге программада 2017 елдан бирле катнаша. Шушы дәвердә танылган режиссерлар чакырылып 16 спектакль чыкты, 2 автобус алынды, театрның материаль – техник базасы ныгытылды. М.Кәрим әсәре буенча куелган “Кыз урлау” музыкаль комедиясе Татарстанның халык, Башкортостанның атказанган артисты Фоат Зариповның 70 яшьлек юбилей көне белән үрелгән иде. Светлана Гыйниятуллина юбилярны котлап, театр коллективына яңа уңышлар теләде. Район хакимияте исеменнән Фоат Зариповны Минзәлә шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Роза Сәлдәева котлады.

                                                         Нурсибә Адиева,

                                              театрның әдәби бүлеге мөдире