Роберт Шәймәрдановның туган авылында

“Роберт Шәймәрданов исемендәге Республикакүләм мәктәп театрлары фестивале” кысаларында С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының фестиваль буенча жюри составы Роберт Шәймәрдановныфң туган авылы – Мөслим районы Тат.Шуран төп гомуми белем бирү мәктәбе әзерләгән Г.Гыйлмановның “Булат нигә яхшы укый?” әкият – тамашасын карады. Тат.Шуран мәктәбене театр коллективы шушы әсәрне фестивальне йомгаклауның беренче көнендә-  24 апрельдә Минзәлә театры сәхнәсендә күрсәтәчәк.

Роберт Шәйхел улы Шәймәрданов туган авылында җирләнгән. Театр вәкилләре аның каберенә чәчәкләр куеп, данлыклы шәхеснең рухына дога кылып чыкты.

Нурсибә Адиева,

                                                                       театрның әдәби бүлеге мөдире