«Чикләрсез театр» проекты кысаларында

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында гадәти булмаган премьера – өченче дәрәҗәдә чикләнгән инвалид балалар өчен өй шартларында күрсәтелә торган Р.Киплинг әсәре  буенча  “Шаян фил малае” (“Любопытный слоненок”) әкияте чыкты. Режиссеры – Дамир Сәмерханов. Спектакль “Чикләрсез театр” проекты кысаларында, “Лотос” АКБО белән берлектә һәм “Президент грантлары фонды” матди ярдәме белән тормышка ашырылды.

Дамир Сәмерханов- Ф.Бикчәнтәевның укучысы, Минзәлә театрында 2009 елдан эшли. Т.Миңнуллинның “Мулла” әсәре белән иҗат юлын биредә башлап җибәрде, 10 ел дәвамында баш режиссер вазифасында булды. Аның кулының үзенчәлеге турында фикер йөрткәндә иң беренче чиратта чыгарган спектакльләрендәге эчке җылылык, самимилек, хәтта,балаларча беркатлылык тамашачыны җәлеп итә, диясе килә… Һәм инвалид балар өчен өйгә барып уйный торган әсәр  — шактый драмалар, комедияләр, әкиятләр чыгарган режиссерның яңалыкка омтылуымы, әллә башка сәбәпләре бармы? “Хәтерлисеңме, бермәлне танышым (фамилиясе ябык информация) инвалид баласын әкиятләргә йөртми башлады? Очрагач, нишләп килмисез,дип сорадым. Күтәрерлек түгел, коляскага утыртырлык түгел, бик авыр, дип җавап бирде ана. Без бит игътибар итмибез, бөтенләй бу хакта уйланмыйбыз, чөнки , аллага шөкер, балаларыбыз сау – сәламәт. Шактый вакыт тынгылык тапмадым, менә шуннан идея туды. Грантка өч тапкыр язып карадым, дүртенче талпынудан 500 мең грант оттык,”-дип сөйли Дамир Мөдәрис улы. Театр директоры Ильнур Гайниев режиссерның гамәлен баштан ук хуплады, грант язу буенча махсус укуларга җибәрде.”Әлеге спектакль —  социаль проект, савап булсын,дип эшлибез. Белүемчә, Татарстанда бу – яңа формат, мондый проект беренче тапкыр тормышка ашырыла. Минзәлә, Актаныш, Сарман, Мөслим, Тукай районнарында яшәүче 48 инвалид баланың һәрберсенең өйләренә барып әлеге әкиятне күрсәтәчәкбез”,-диде Ильнур Зөфәр улы.

“Шаян фил малае” ның рәссамы – “Әкият” татар дәүләт курчак театрының баш рәссамы – Сергей Рябинин Минзәлә театрында беренче тапкыр 2020 елда Н.Анкиловның “Солдат хатыны”н шулай ук Д.Сәмерханов белән чыгарган иде. Ике актер – Рөстәм һәм Диләрә Зиннуровлар уйный.Рөстәмнең балалар белән эшләү тәҗрибәсе зур,дип әйтү генә коры сүз булып ишетелә. Үзенә тарту көче, магиясе, харизмасы бар аның. Режиссер нәкъ менә Зиннуровларга таянды да инде. Әкиятне карарга беренчеләрдән булып Татарстан Республикасы халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры урынбасары Т.В.Паранина һәм белгечләр, Минзәлә педагогия көллиятенең психологы Г.Ә.Нуретдиновалар килде. Әсәрне сәхнәләштерү процессы тулысынча алар белән киңәшләшеп эшләнде .

Ике чемодан – ул чемоданнардан ни генә чыкмады – фил малае, зур маймыл, жираф,страус, пальма агачлары, зонт, ике яклы җәймә, банан, ананас, мандариннар. “Һәр гаиләгә индивидуаль әзерлек белән барачакбыз, диде Татьяна Владимировна Паранина.Чөнки, беренчедән, өйдә театр мөмкинлекләре, уйнар өчен мондый иркенлек булмаска мөмкин.Бик кечкенә балалар бар, бар үсмер балалар.Ләкин ул үсмер баланың да акыл дәрәҗәсе кечкенә баладагы кебек. Шуңа күрә беръяклы итеп менә шулай булачак, болай булачак, дип беребез дә гарантия бирә алмыйбыз.Гаилә белән башта белгечләр эшли, алар аңлата, әзерли һәм сезгә җиткерә, мәсәлән, бу балага кычкырыбрак сөйлисе, монысы белән тынычрак булырга. Чөнки эмоцияләрдән баланың башы авырта башларга мөмкин. Аутист -бала утырып тормаячак, сезнең белән сикерәчәк, хәрәкәтләнәчәк, уйнап торган җирдән көйсезләнә башлаячак – нюанслар күп. Сез изге һәм бик катлаулы эшкә алындыгыз. Рәхмәт сезгә! Индивидуаль сүзен алга куеп бергәләшеп эшләрбез”.

“Шаян фил малае” ның беренче тамашачысы Минзәлә районы Усай авылында яшәүче  12 яшьлек Владислав Прозоров булды. “Белгечләр күзәтүе астында әкият яхшы гына барды. Бала артистларны шундук кабул итте. Иң каушап төшкән кеше үзем булганмындыр, диде Д.Сәмерханов. Владислав елмаеп, бик игътибар белән карады. Әкият азагына исә гел йомылып бетте, шулкадәр эмоцияләрне кая куярга белмәгәннән, дип аңладык. Баланың әбисе (Владиславны күбрәк әби карый, әти – әни эштә) безне җылы кабул итте, тәмам ачылып сөйләште”.

Мөслим районында  артистларыбыз бер көндә дүрт гаиләдә булды.  8 яшьлек Шамил Абдуллин, 17 яшьлек Камилә Каюмова, 12 яшьлек Ислам Садыйков, 4 яшьлек Сөмбел Харитонова төрле дәрәҗәдәге ОВЗ (сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән) балалар. Инвалидлар турында информация ябык, һәр очракта аларның исем- фамилияләрен язу – язмау турында әти – әниләрдән рөхсәт алына.”Диван белән телевизор арасындагы метр ярым урында шушындый спектакль күрсәтеп булуына ышанып бетмәгән идек”,- диде ата- аналар. Ачык күңел белән шулкадәр җылы кабул иттеләр. Хәтта могҗизалар булды – өзек –өзек сүзләр генә әйткән Сөмбел тулы җөмлә белән: “Тагын килегез”,- диде. Ислам исә, җибәрәсе килмичә, баш киемен салдыра башлады. Мондый вакытта күз яшьләрен тыеп булмый, ул гаепкә кермәс.  Әлбәттә, һәр спектакль беренче тапкыр уйнаган кебек булачак. Уйнау дигән сүз бәлки бераз урынлы да түгелдер.Бала күңеленә юл табу, эшкә дөрес якын килү, яхшы мөнәсәбәтләр кору, минутында ситуациягә яраклашумы? Минзәлә театрының бу изге башлангычы дәвамлы булсын, инвалид бала үстергән гаиләгә бер җылы очкын барып җитсен иде.

                                                                                                Нурсибә Адиева,

                                                                                 театрның әдәби бүлеге мөдире