Юбилеегыз белән!

8 декабрь көнне С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының әдәбият — драматургия бүлеге җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Адиева Нурсибә Сәяхетдин кызының юбилее.

Хөрмәтле Нурсибә Сәяхетдин  кызы, Сезне С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы исеменнән 50 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның  күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты, туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез!