Сабир Өметбаевның туган көне

Минзәлә театрына нигез салучы,аның беренче директоры һәм режиссеры Сабир Гаделҗан улы Өметбаевның тууына 114 ел уңаеннан театрның иҗади труппасы бөек шәхеснең бюстына чәчәкләр салды. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Габдулловна Бикеева катнашты. Татарстанның халык артистлары Рәзилә Муллина,Хафиз Хамматуллин,Татарстанның атказанган артисты Раушания Галиуллина чыгыш ясадылар. Чараны режиссер Дамир Сәмерханов алып барды.