Ундүртенче театрлар Сабантуенда ундүртенче тапкыр җиңү!

 

Горурланып та, бераз мактанып та әйтә алабыз – ундүртенче тапкыр уздырылучы театрлар сабантуенда аркан тарту буенча Минзәлә театрының хатын –кызлар командасы ундүртенче җиңүләрен яулады! Җаваплылыгы, киеренкелек ноктасы соңгы чиккә җиткән иде, чөнки быел 10  коллектив – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры, Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры, Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры, А.Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театры, Әлмәт дәүләт драма театры, Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры, Яр Чаллы дәүләт курчак театры, “Әкият” татар дәүләт курчак театры, С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективлары бирегә, Минзәләгә, XIV театрлар Сабантуена җыелды. Бу хакта инициатива белән узган ел Минзәлә театры директоры Илнур Гайниев чыкты. Минзәлә театры артисты Нәфис Гайфуллин узган елгы Апаста узган сабантуйда баш батыр калып “Лада –Веста” машинасын отты. Быел исә кагыйдәләр үзгәреп, бүләккә булган машина көрәш батырына түгел, уеннарда иң күп балл җыйган театр коллективына бирелде. Һәм ул – 18 балл җыйган К.Тинчурин исемендәге театрга китте. Баллар буенча икенче урында – Минзәлә һәм Г.Кариев исемендәге театрлар (16шар балл), өченче урында – Түбән Кама театры (15 балл). Баш батыр булып Кариев театрыннан Муса Камалов калды.

ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов һәм Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәлахов театрларның тирмәләрен, Минзәлә җирлегендә яшәгән биш милләт – татар, рус, чуваш,мари, керәшеннәрнең символик йортларын карады. Алга таба алар мәйданга чыккан ун театр коллективын, Минзәлә халкын һәм кунакларны сәламләде.

Минзәлә театры хезмәткәрләренең җиңүләре шактый:

  1. 80 кг.нан авыррак үлчәүдә Илназ Хисмәтуллин – I урын;
  2. Аркан тартуда хатын –кызлар командасы (А.Фәррахова,Э.Хәйретдинова, А.Аскарова, Ч.Бәдретдинова, Ф.Хәбирова) — I урын;
  3. Аркан тартуда ирләр командасы (И.Гайниев, Д.Нуриев, Р.Бәдретдинов, Н.Гайфуллин, Р.Нуриәхметов)– III урын;
  4. Бию марафонында (И.Гайниев, З.Гәрәева) – II урын;
  5. Таяк тартуда Айгөл Фәррахова — I урын;
  6. Армрестлингта Фердинас Бәдриев — III урын;
  7. Армрестлингта Айгөл Фәррахова — I урын;

Һава шартлары да мондый ямьле бәйрәмне бозарга кыймады – көне кояшлы , урыны искитмәле матур – коллегаларыбыз канәгать калды, рәхәтләнеп ял итте Минзәләдә. Районның яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллинның судьялар командасы уеннарны гадел хөкем итте, зур рәхмәт аларга! Матди ярдәм күрсәткән барлык эшмәкәрләргә, җирле “Минзәлә” газетасы редакциясенә, театрның чын дусларына  чиксез зур рәхмәт!

                                                                                    Нурсибә Адиева,

                                                                         театрның әдәби бүлеге мөдире