Котлы булсын туегыз!

Бүген театр артистлары, талантлы яшьләр – Рөстәм Зиннуров белән Диләрә Кәримуллиналарның туй көне!

Хөрмәтле Рөстәм –Диләрә! Сезнең бүген тантаналы, истәлекле бәйрәмегез – өйләнешү мәҗлесе. Минзәлә театры коллективы исеменнән сезне яңа тормышка аяк басуыгыз белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезнең ихтыярыгыз нык, киләчәгегез матур булсын. Уйлаган уйларыгыз, хыялларыгыз тормышка ашсын. Бүгенге көнегез гүзәл, алдагы юлыгыз тагын да гүзәлрәк, бәхет касәгез тулы, йөзегез кояштай нурлы, тормышыгыз матур җырларга тиң булсын. Йөргән сукмакларыгызны бәхет кояшы, сөю йолдызы яктыртсын. Һәр туачак таңнар иртәсе сезгә бәхет, шатлык алып килсен, йөрәгегездәге мәхәбәт ялкыны мәңге сүнмәсен һәм сүрелмәсен!