«Мин бик бәхетле актриса»

“Минзәлә” район газетасының № 17(12150) 6 май, 2022 ел санында актриса Динара Акматова белән журналист Дифизә Нуриеваның интервьюсы чыкты. Материал газетага әзерләнгән вакытта шатлыклы хәбәр килеп иреште: театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен Динара Акматовага “Татарстан Республикасының атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелде.

 

Динара Акматова:

“Мин бик бәхетле актриса”

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Тантана» театраль премиясенең «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә җиңүче дип С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры актрисасы Динара Акматова танылды. Премия Ф.Бүләковның  «Сөясеңме, сөймисеңме…» спектаклендәге Фатыйма роле өчен бирелде. Әлеге сөенечле вакыйга уңаеннан без актрисаның үзе белән очрашып, аның иҗаты турында әңгәмә кордык.

Әңгәмәдәш – Дифиза НУРИЕВА

–Динара, бу диплом Сезнең өчен нинди әһәмияткә ия?

–“Тантана” театраль премиясендә җиңү яулау – ул артист өчен зур бәхет, зур дәрәҗә, зур бәя. 2016 елда К.Тинчуринның “Каракүз” спектаклендәге Каракүз, 2020 елда Ч.Айтматовның “Җәмилә” спектаклендәге Җәмилә ролләре (режиссеры Т.Кулов) өчен дипломант исеменә лаек булган идем. Ә быел исә Фатыйма роле миңа җиңү алып килде. Бу диплом минем өчен бик кадерле. Әлбәттә, бу минем генә җиңү түгел, ә театрның да зур җиңүе. Яраткан театрыма, директорыбыз Илнур Гайниевка, спектакльнең режиссеры Илсур Казакбаевка, хезмәттәшләремә, якыннарыма рәхмәтлемен.

–Әйдәгез Фатима роле турында сөйләшик әле. Әлеге образны тудыру, аны уйнау авыр булдымы?

–Әлеге хатын-кыз роле гади генә роль түгел, аны уйнавыма мин чиксез шат. Роль бер агымда гына бармый. Әлеге спектакльдә без әби-белән бабайның тормышын өзек-өзек күрсәтәбез. Фатыйманың яшь, беркайгысыз, хыяллар белән тулы 17 яшьлек чагын да, соңрак тәҗрибә туплаган, сыналган, кайгы-хәсрәтләр кичергән – 40, 50 яшьлек чагын да уйнарга кирәк. Һәм, әлеге образның төп үзенчәлеге дә шунда: сәхнәгә кергәндә син шушы образга тулысынча кереп, тулып чыгарга тиеш. Ә башка образларда гадәттә син сәхнәгә уйнарга чыгасың һәм уен процессында тулып барасың да, чиккә җитәсең. Ә монда авыррак.

–Сезгә нинди спектакльдә уйнарга ошый: драмадамы әллә комедиядәме?

–Бер рольне дә уйнавы җиңел түгел, һәр роль көч һәм әзерлек таләп итә. Мин төрле рольләр уйнарга яратам. Бер амплуада гына уйнау ул дөрес түгел, миңа калса. Мин уңай геройларны да, тискәреләрен дә уйнарга яратам. Төрле булса, кызыграк. Мисал өчен, А.Пушкинның “Пир/Чума” спектаклендәге Лаура роле (фахишә) мин уйнаган бер генә ролемә дә охшамаган. Мин ул рольне яраттым, ул образны тудыруда яңа буяулар кулландым, үземнең яңа мөмкинлекләремне ачтым.

–Һәрвакыт хатын-кыз роле генә уйныйсызмы?

–Гадәттә, әйе, хатын-кыз ролен генә. Шулай да Г.Остерның “Как стать богатырем…?” спектаклендә карга образын уйнарга туры килде. Аннан соң балалар өчен куелган Г.Андерсенның “Снежная Королева” сында Разбойница ролен дә бик яратып башкардым.

–Сәхнәне ниндидер бер сихри тарту көченә ия диләр. Аның энергетикасын тойган кеше аннан тиз генә аерыла алмый. Сез тамашачы алдында чыгыш ясаганнан соң  сәхнәдән нинди хис-тойгылар белән чыгысыз? Арыйсызмы, әллә энергия туплыйсызмы?

–Төрлечә була. Ул тамашачыга да, эчке халәтеңә дә, партнерыңның үз-үзен тотышына да бәйле. Әйе, бар арып чыккан спектакльләр дә, ә бар, их спектакль ахырына якынлаша бит инде, бетә бит инде дип җәлләп уйнаганнары да. Әйтик, “Сөясеңме, сөймисеңме…”не шулай уйнадым. Сәхнә минем өчен ул тормыш. Мин үзебезнең театрны, сәхнәне яратам, уйнау һәм репетиция процесслары нык ошый миңа. Репетиция процессы иң авыр процесс, ләкин соңгы арада мин аннан да тәм таба башладым. Соңгы спектакльләрнең берсе булган “Сөясеңме, сөймисеңме…”не Илсур Казакбаев куйды, аның һәр репетициясе минем өчен дәрес. Ул рольнең төгәллеген иң нык тәлап итүче режиссер.

–Сез бит әле Яңа ел бәйрәме алдыннан балалар өчен чыгарылган әкиятләрдә дә катнашасыз. Көнгә өчәр тамаша кую, балалар белән эшләү авыр түгелме?

–Без ул чорны көтеп алабыз. Әйе, физик яктан бераз арытса да, артистлар әлеге процесттан рәхәтлек алалар. Мин үзем фойеда эшләргә яратам. Балалар белән якыннан аралашу, аларның Кыш бабай һәм Кар кызының барлыгына ышанулары, самимилекләре ошый миңа.

–Балалар темасына кереп киткәнбез икән, сүзебезне дәвам итеп, улыгыз Искәндәр турында да сөйләшик әле. Гаиләгездә бик сәләтле бала үсеп килә бит. Артистлык сәләтләре сизелмиме әле анда?

–Әйе, кечкенә булса да, артистлык сәләте хәзер үк сизелә Искәндәрдә. Ул тиз ятлый, тиз укый, татарча сөйләргә бик ярата. Мин аңа юнәлеш кенә бирәм, ә алга таба инде ул үзе аңлап, тырышып сөйли. Әле күптән түгел генә булган “Без бергә” конкурсында Гран-при алды. Җиңүләр аңа илһам бирә, канат өсти, ул дәртләнеп тагын яңа конкурсларда катнаша.

–Сезнең тормыш иптәшегез Денис Иванов та театрда эшли бит әле. Бергә эшләве җиңелме?

–Әйе, Денис театрда ут буенча рәссам, үз эшенең остасы. Ул минем эштә дә, өйдә дә зур терәгем булып тора. Шулай ук әниебез – Денисның әнисе Венера Хәмидуллина да бик ярдәм итә. Ул үзе дә бик талантлы актриса булган, ләкин өч баласын калдырып гастрольгә чыгып китү мөмкинлеге булмау сәбәпле, артист вазифасыннан китә. Әни даими рәвештә миңа үз киңәшләрен бирә, булыша. Денис белән бергәләп гастрольгә чыгып китәргә туры килгәндә, улыбызны алып кала. Тормышта – мин бик бәхетле хатын-кыз, ә театрда – бәхетле актриса.

–Ә хәзер әйдәгез сезнең бала чакка кайтыйк. Кайда туып-үстегез, театр сәнгатенә ни рәвешле килеп кердегез?

–Минем Кыргызстан Республикасының Ош өлкәсе Джелал-Абад шәһәрендә туганмын. Ләкин анда озак тормадык. Сарман районы Шәрләрәмә авылында әби белән бабай тәрбиясендә иркәләнеп үстек без апа белән. Мәктәптә укыганда Театр атналыклары була иде. Шунда миңа укытучыларыбыз “син матур уйныйсың, сүзләрне тиз ятлыйсың, булдырасың” дип, төп рольне бирәләр иде. Бәлки укытучыларның шулай үсендерүләре дә артист һөнәрен сайлауга этәргеч булгандыр. 2004 елда Алабуга мәдәният училищесының режиссерлык бүлеген тәмамлап, Минзәлә театрына актриса булып кайттым. Ул вакыттагы директорыбыз Роберт Шәймарданов бик яхшы каршы алды. Мин эшкә чыккан көнне режиссер Ренат Әюпов килде, миңа Г.Исхакыйның “Остазбикә” спектакленнән баш роль бирделәр. Шуннан бәхетле артист тормышым башланып китте. Бик күп рольләр уйнадым.

–Минзәлә тамашачысы нинди ул?

–Минзәлә тамашачысы ул Минзәлә театрына тугры. Нинди генә театрлар килмәсен, сезгә җитми инде, диләр алар. Вакытлар үткән саен спектаклҗ кую стиле, алымнары үзгәрә, яңара, заманга яраклаша бара. Әлбәттә без артистларга гына түгел, ә тамашачыга да шул заман агымына җайлашырга туры килә. Хәзер тамашачылар да бик авыр эчәтлекле спектакльләрне дә аңлый беләләр, яратып кабул итәләр. Халыкны да тәрбияләргә кирәк. Хәзерге директорыбыз Илнур Гайниев та яшь һәм перспективалы җитәкче, театрыбызны үстерү өчен зур көч куя, һәр артист, хезмәткәр белән уртак тел таба. Безнең белән төрле зур шәһәрләрдән килеп танылган режиссерлар спектакль куя. Репертуар спектакльләргә бай һәм төрле. Гастрольләргә чыгып, тамашачы җыеп, рәхәтләнеп күрсәтерлек спектакльләр бар.