20 декабрьдән театрда Яңа ел әкиятләре көнгә дүртәр сеанс күрсәтелә башлый. Соңгы егерме ел эчендә Минзәлә шәһәре оешмалары алдан ук уңайлы вакытка чират алырга ашыга. Чөнки театр коллективы елдан-ел берсеннән – берсе могҗизага бай спектакльләр әзерли. Быел сәхнәдә- “ Белоснежка һәм гномнар” әкияте, театр фойесында — “Тылсым чоры” тамашасы!