90 нчы иҗади сезон ачык!

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры 90нчы юбилей  сезонын 2025 елның 12 сентябрендә ачып җибәрде.

Узган иҗади сезонга күз салсак — 8 премьера чыкты, шуларның дүртесе – балалар, дүртесе – өлкәннәр аудиториясе өчен. Сезон дәвамында  209 спектакль уйнап 30500 тамашачыга хезмәт күрсәттек. “Большие гастроли” федераль проекты кысаларында Калмыкия Республикасы башкаласы Элиста шәһәренә өч спектакль белән һәм Мәскәүгә ике спектакль белән зур сәфәрләргә бардык.

  2024 елның сентябрь аенда Казахстан Республикасының Актау шәһәрендә «ABISH ALEMI» дип исемләнгән III Халыкара театр фестивалендә  Флорид Бүләковның “Сөясеңме, сөймисеңме…” спектакле белән катнашып,  “Иң яхшы ир – ат роле”номинациясендә  Абдулла образын тудырган  Татарстанның халык артисты Хафиз Хамматуллин акчалата бүләкләнде.

2025 елның 31 март, 2 апрель көннәрендә биредә Роберт Шәймәрданов исемендәге Республикакүләм урта махсус  уку йортлары театрлары фестивален уздырдык . Йомгаклау өлешендә театр сәхнәсендә Минзәлә, Тукай, Әлмәт районнарыннан 6 театр коллективы чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы рәисенең Указы нигезендә Сабир Өметбаев исемендәге  Минзәлә татар дәүләт драма театры артисты Гүзәл Рәхимулла кызы Хамматуллинага “Татарстан Республикасының атказанган артисты”дигән мактаулы исем бирелде.

   Агымдагы елның апрель аенда Владимир шәһәрендә «МалышОК» дип исемләнгән  IV Халыкара бэби – театрлар  фестивалендә “Татар орнаменты. Җанланган бизәкләр” бэби – спектакле белән катнашып Диплом белән бүләкләндек.

Сезон ачылу бүләкләрсез булмый:

  1. Күпъеллык нәтиҗәле хезмәте һәм республиканың мәдәни үсешенә лаеклы өлеше өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән театрның сәнгати – бизәү остаханәсе мөдире Рәсүл Баяз улы Авзалов ;
  2. Рухи-әхлакый традицияләрне саклау һәм үстерү буенча актив эшчәнлеге өчен Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллегенең Рәхмәт хаты белән Татарстанның халык артисты Рәзилә Мирхәт кызы Муллина ;

 

3. Күпьеллык намуслы хезмәте һәм мәдәният үсешенә зур өлеше өчен Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының           Күкрәк билгесе белән:

  • костюмнар цехы мөдире Любовь Михайловна Князева,
  • баш администратор Алина Эрнстовна Николаева ;

  1. Мәдәният үсешенә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының Мактау Грамотасы белән :
  • артист Алия Мөнәвир кызы Халикова,
  • тегүче Розалия Наил кызы Баймурзина;

 

  1. Театр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен һәм юбилее уңаеннан Татарстан республикасы Театр Әһелләре Берлегенең Мактау Грамотасы белән Татарстанның атказанган артисты Эльвира Мулланур кызы Хәйретдинова бүләкләнделәр.

Театр директоры Фаяз Хизбуллин 89нчы сезон нәтиҗәләре буенча төрле номинацияләрдә җиңеп чыккан артистларны игълан итте:

1. “II пландагы ир-ат роле”номинациясендә — Н.В.Гогольнең «Өйләнү» комедиясендәге Кочкарев роле өчен артист  Илмир Кашапов ;

2. “Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә- Н.В.Гогольнең «Өйләнү» комедиясендәге Фекла Ивановна роле өчен артистка Илсинә Миннемуллина ;

3. “Иң яхшы ир-ат роле”номинациясендә Әнгам Атнабаевның «Ул кайтты» драмасында Тимербулат роле өчен артист Илдар Халиков

4. “Ел артисты”номинациясендә – артистка Зөлфирә Гәрәева;

5. Шулай ук  “Ел артисты”номинациясендә – Татарстанның халык артисты  Хафиз Хамматуллин бүләкләнде.

Юбилей сезоны яңа премьераларга, яңа иҗади ачышларга бай булсын! Хөрмәтле тамашачыларыбызны спектакльләргә көтеп калабыз!

 

                                           Нурсибә Адиева,

                                театрның әдәби бүлеге мөдире