“Татар нәкышы. Җанланган бизәкләр”
бэби спектакль 0+
Автор һәм режиссер — Алмаз Садриев
Катнашалар:
Татар халкының милли бизәкләре белән балаларны 1яшьтән алып танышыру өчен куелган бик нәфис, самими, күңел йомшарткыч спектакль. Артистлар ак төстәге бүлмәне һәм үзләренең киемнәрен бер – бер артлы татар милли бизәкләре белән бизи барып әле табигатькүренешләрен, әле авыл өенең җылы атмосферасын күрсәтәләр.Күренешләр өлешчә экранда да күрсәтелә бара. Финалда балалар үзләре вакыйгаларга кушылып китәләр: йомшак тукымадан тегелгән бизәкләр белән уйныйлар, экранда очып йөргән күбәләкне тотарга тырышалар, спектакльдә катнашкан барлык предметларны тотып карый алалар.