Республикакүләм театр коллективлары фестивале

2025 елның 31март һәм  2 апрель көннәрендә С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры сәхнәсендә «Роберт Шәймәрданов исемендәге Республикакүләм урта махсус уку йортларының театр коллективлары фестивале»нең йомгаклау өлеше уза. Роберт Шәйхел улы Шәймәрданов 28 ел дәвамында Минзәлә театрының җитәкчесе булды,  Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, М.Сәлимҗанов исемендәге Республика премиясе лауреаты.

Роберт Шәйхел улы Шәймәрданов 1963 елның 23 гыйнварында Мөслим районы Татар Шураны авылында туган.1992 елдан 2020 елга кадәр Минзәлә театры директоры булып эшли. 1985 елдан алып 15 ел хәрабәләр астында яткан театр бинасын төзекләндерүгә ирешеп, 1999 елда Татарстанның беренче Президенты М.Ш.Шәймиевнең үзе катнашында тантаналы төстә аны ачу, Минзәлә театрына аңа нигез салучысы, оештыручысы Сабир Өметбаевның исемен бирдерү, театр каршындагы скверга аның бюстын куйдыру, С.Өметбаев исемендәге премия булдыру, Минзәлә шәһәренең яңа урамнарына артистларның исемнәрен бирдерү һәм башка бик күп изге гамәлләре белән тарих битләрендә калырга лаек зур шәхес. Кызганычка каршы, Роберт Шәйхел улы 2022 елның 19 декабрендә арабыздан китеп барды.

Минзәлә театры үзенең милли җанлы җитәкчесе исемен мәңгеләштерүне максат итеп куеп, 2023 елда “Роберт Шәймәрданов исемендәге Республикакүләм мәктәп театрлары фестивале”н уздырды. Анда Минзәлә, Мөслим, Тукай, Сарман, Актаныш районнары катнашты, йомгаклау өлеше 24, 25 апрельдә Минзәлә театры сәхнәсендә зурлап узды.

Быел исә әлеге фестивальне урта махсус уку йортлары арасында оештырдык. Сайлап алу этабында Минзәлә, Тукай, Түбән Кама, Әлмәт, Актаныш, Арча, Норлат районнарыннан коллективлар катнашты

Йомгаклау өлешенә Минзәлә, Тукай, Әлмәт районнарыннан 6 театр коллективын    театрдан мәртәбәле жюри:

  • Татарстанның халык артисткасы Рәзилә Мирхәт кызы Муллина;
  • Театрның әдәби бүлеге мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нурсибә Сәяхетдин кызы Адиева;
  • Татарстанның атказанган артисткасы Динара Абдулабәк кызы Акматова;
  • Театрның режиссеры,Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Булат Фәез улы Бәдриев сайлап алды

Аларның чыгышлары 31 март, 2 апрельдә С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры сәхнәсендә уза.

Фестивальнең йомгаклау тантанасы 2 апрельдә 13.30 сәгатьтә башлана.