Республикакүләм театр коллективлары фестивале

Минзәлә театры үзенең милли җанлы җитәкчесе исемен мәңгеләштерүне максат итеп куеп, Роберт Шәймәрданов исемендәге Республикакүләм урта махсус уку йортларының театр коллективлары фестивален оештырды. 28 ел дәвамында Минзәлә театрының җитәкчесе булган Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, М.Сәлимҗанов исемендәге Республика премиясе лауреаты  Роберт Шәйхел улы Шәймәрданов бик күп изге гамәлләре белән тарих битләрендә калырга лаек зур шәхес.
Фестивальнең йомгаклау өлешенә 6 театр коллективы сайлап алынды. Аларның чыгышлары 31март, 2 апрельдә С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры сәхнәсендә узачак.