Кадерле тамашачылар, хөрмәтле коллегалар!
Сезнең барыгызны да 27 март – Халыкара театр көне белән котлыйбыз!
Иҗат баскычының төрле елларында Минзәлә театры тамашачы белән һәрчак ачыктан – ачык аралашты, халыкның иң көтеп алган якын дустына әверелде. Милләтебезгә тугры калу – бүгенге коллективның да төп максатларыннан берсе. Бай тарихлы данлыклы Минзәлә театры яшь буынны театр сәнгатенә җәлеп итү буенча күп көч куя — яңа идеяләр белән яна, яңа проектлар эшләп килә, заман таләпләренә туры килгән спектакльләр сәхнәләштерелә һәм, шул ук вакытта, үзенә хас тыйнаклыкны, эчкерсезлекне, олпатлакны саклый белә. Галиҗәнап театр ишекләре һәркем өчен ачык!
Барчагызга исәнлек –саулык, гаилә иминлеге, иҗади уңышлар, күңел күтәренкелеге теләп калабыз!
Ихтирам белән, С.Өметбаев исемендәге Минзәлә
татар дәүләт драма театры коллективы