Куючы рәссам
Арсланова Гөлнур Әнвәр кызы 1969 елның 23 сентябрендә Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәрендә туган. Югары белемле.
1992 елда Яр Чаллы дәүләт педагогия институтын (НГПИ), сәнгать-график факультетын тәмамлый.
2016 елның августыннан театрда куючы рәссам буларак эшли.
Татар театрының 110 еллыгына багышланган Татарстан Республикасы театр рәссамнары күргәзмәсендә катнашучы Дипломы белән бүләкләнде.
Рәссам-куючы буларак, түбәндәге спектакльләрне чыгару өстендә эшләде:
К. Тинчуринның «Каракүз» — костюмнар буенча рәссам, А.Сәхәбетдинов инсценировкасында «Почтальон Кар бабай» -рәссам-куючы, А. Садриев инсценировкасында «Татар орнаменты. Җанланган бизәкләр»- костюмнар буенча рәссам, З. Хөснияр «Бахадур» — костюмнар буенча рәссам, А.Гыйләҗев «Кара күзле кызлар» — костюмнар буенча рәссам, Н.Гернет «Дорофей» — рәссам, А. Алиш буенча Р.Хөсәенова инс. «Сертотмас үрдәк» — рәссам-куючы, инсц. Э. Гәрәева «Миньон һәм башкалар» -рәссам-куючы.