Театр тормышыннан

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры агымдагы сезонда федераль программа буенча ике спектакль планлаштырган иде. Шуларның чираттагысы, Кәрим Тинчуринның “Казан сөлгесе” музыкаль комедиясенең премьерасы 1 октябрьдә булачак. Әсәр ТАССРның 100еллыгына багышлана, артистлар труппасы тулысынча катнаша. Режиссеры – Уфадан Зиннур Сөләйманов, рәссамы – Мәскәүдән Зилия Канчурина, композиторы – Уфадан Илшат Яхин, пластика буенча режиссер – Уфадан Чулпан Аскарова.

Нурсибә Адиева, театрның әдәби бүлеге мөдире