Никах көнегез белән котлыйбыз!

23 октябрь көнне артистыбыз Нәфис Гайфуллинның матур бәйрәме, никахлашу көне. Нәфис һәм Зилә С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы исеменнән сезне чын күңелдән тәбрик итәбез. Йөргән юлларыгызны бәхет кояшы, сөю йолдызы яктыртсын, һәр туар таңнар иртәсе сезгә бәхет-шатлык алып килсен, йөрәгегездә мәхәббәт ялкыны мәңге сүнмәсен һәм сүрелмәсен, йөзегез кояштай нурлы, бәхет касәгез тулы, тормышыгыз матур җырларга тиң булсын!