Яңалыклар

Иң кадерле бәйрәм.

   Елата да, елмайта да торган дулкынландыргыч бу бәйрәм беркемне дә битараф калдырмый. 9 май көнендә һәркем халык арасында булырга тырыша.

   ТРның халык артисткасы Рәзилә Муллина театр җитәкчелегенә Мамай Курганындагы мемориалда урнаштырылган монументларны җанландыру турында тәкъдим белән чыккач, башта театр директоры Р.Ш.Шәймәрданов, аннары район җитәкчеләре бу идеяне хупладылар һәм мораль яктан да, материаль яктан да ярдәм иттеләр. Театр артистлары биш постаментта һәйкәлләрне гәүдәләндерсә, авыл хуҗалыгы техникумы студентлары җирдә күмәк күренешләрдә катнашты.

   Ватан-ана, Совет солдаты, Ана кайгысы, тылдагы батырлыклар күренеше, кулга факел тоткан мәңгелек ут һәйкәлләре шәһәр халкы һәм кунаклары өчен зур яңалык булды, күңелләрне тетрәндерде. Әлеге тарихи мемориаль комплексны төзү эшләре элеккеге Сталинград, хәзерге Волгоград шәһәрендә 1959 елдан 1967 елга кадәр бара. Проектның скульпторы Е.В.Вучетич. 2008 елдан Мамай Курганы Россиянең җиде могҗизасының берсе дип санала. Артистлар баскан тимер конструкцияләрне Игорь Цветков җитәкләгән “Художественная ковка” оешмасы эшләде,   материалларны шәһәрнең барлык төзелеш материаллары белән шөгыльләнүче оешмалары да өлешләп бирде.

   “Бөек Җиңүнең 70 еллыгына быелгы башлангычны тагын да киңәйтеп, зурайтып күрсәтәчәкбез” – диде театр директоры, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, С.Өметбаев исемендәге премия лауреаты Р.Ш.Шәймәрданов.

                                     Нурсибә Адиева,

                                     Минзәлә театрының әдәби бүлеге мөдире

 

 

--- | 16.05.2014
  • Премьералар
  • У.Шекспир «Макбет» трагедия 12+

    Режиссер – Сергей Потапов, Саха Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Рәссам – сценограф – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмыкия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Костюмнар буенча рәссам – Чулпан Азаматова Хореография һәм пластика буенча режисссер - Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Король Дунканның данын яклап күп җиңүләргә ирешкән шотланд рыцаре Макбетка өч сихерче фал ача : аңа Шотландия короле булырга язган! Ялган фалга һәм шөһрәт сөюче хатынына ышанып Макбет король Дунканны үтерә, улларын бу үлемдә гаепле итеп калдыра. Яшь варислар илдән качарга мәҗбүр була. Соңрак якын дусты, киңәшчесе Банконы да яллап үтертә һәм тәхеткә утыра. Канлы юл белән властька ия булган җинаятьченең күңеле тыныч түгел, аның күзенә бертуктаусыз үзе үтерткән дуслары күренә. Принцлар да тик ятмый, Макбетның ялганын фаш итеп тәхеткә дәгъва кыла. Макбет белән леди Макбет бер-берсеннән артык дан-шөһрәт яратып тайгак юлдан китәләр һәм кылган җинаятьләр өчен җавап тоту инде котылгысыз...

  • Ч.Айтматов "Җәмилә" мелодрама 12+

    Режиссер – Тимур Кулов Рәссам – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмык республкасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Алина Мостаева Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Әсәр унбиш яшьлек үсмер егет Сәет исеменнән сөйләнә. Алга таба ул талантлы рәссам буларак үсеп җитә.Вакыйгалар кыргыз авылында, Бөек Ватан сугышының өченче елы барган чорда бара. Җәмилә – Сәетнең абыйсы Садыйкның хатыны. Сылу, ягымлы, шаян Җәмилә беркемгә дә үзен рәнҗетергә бирми, кешеләргә ул һәрчак ачык йөзле. Килен булып төшкән нигезе ныклы, кайнанасы каты куллы, ләкин гадел хуҗабикә. Кешеләр җитмәү сәбәпле Җәмиләне станциягә икмәк ташырга куялар. Аның ярдәмчеләре – Сәет белән сугыштан яраланып кайткан Данияр. Бераздан Җәмиләнең күңеле Даниярга тартыла башлый. Туктаусыз яңгырларга киткән көннәрнең берсендә Данияр белән Җәмилә авылдан качалар. Җирле халык аларны төрлечә каргый. Бары тик Сәет кенә, аларның чиста мәхәббәте шаһите буларак, Җәмилә ягында була һәм ике йөрәкнең мәхәббәт тарихын башкаларга да җиткерәсе килә. Ул шәһәргә, рәссамлыкка укырга китәргә сорый.

  • Н.Анкилов «Солдат хатыны» драма 12+

    Режиссер – Дамир Сәмерханов, Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Рәссам – Сергей Рябинин Композитор – Азат Хөсәенов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Чулпан Аскарова,БРның атказанган артисты Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Вакыйгалар ерак Себердәге “Яшел алан” колхозында, Бөек Ватан сугышы елларында бара. Мария Уварова һәм авылның башка хатын-кызлары ирләрен сугышка озатып, тылда хезмәт куялар. Коточкыч сынаулар – ачлык, хәерчелек, ирләренең үлем хәбәре – хәммәсен үз җилкәләрендә кичерәләр. Әсәрдә батырлык һәм хыянәт, якты киләчәккә ышаныч һәм рух төшенкелеге, чиксез мәхәббәт һәм үз-үзеңне корбан итү бер-берсенә үрелеп бара.

  • Дуслар
  • Сораштыру