Яңалыклар

Яңа театраль сезон ачылды.

   Берсеннән – берсе матур күлмәкләр кигән артистларыбыз әзер, бәйрәм атмосферасы,бәйрәм рухы иң югары ноктасына җиткән, менә-менә пәрдә ачылыр бер моментта театр вахтасындагы телефон зеңләп җибәрде : “Что у вас происходит, очень громко музыка играет”-диләр. Их, бер сез генә белмичә калдыгыз мени, бүген бездә 78 нче иҗади сезон ачылу көне бит, хөрмәтле тамашачым!
   Юбилей сезонымы, чираттагысымы Минзәлә тамашачысы бу көнне
зарыгып көтеп ала.Бер яктан чибәр артисткаларыбызга карап сокланырга килсә,икенче яктан сезон ачылган көнне ,һичшиксез,ниндидер сюрприз булмыйча калмый.
   Бу елны ишекне ачып фойега аяк баскан һәр тамашачы “аһ” итмичә калмады. Тукайга ияреп әйтсәк, рәт-рәт гаскәр кеби тезелеп киткән түгәрәк фуршет өстәлләрендә көнчыгыш стилендәге чәй тәмнәре: классик рәхәт-лукум, күрәгәлесе, ассорти рәхәт-лукум,җимешләр, пишманья һәм чәй приборлары тора. Матурлык өчен генә куелган дип  уйламагыз, теләгән һәр кеше рәхәтләнеп бушка сыйланды, кайнар чәйләрне кызларыбыз таратып торды. Фойеның уң ягында исә түгәрәк калын келәм өстендә чыгышы белән шәрыктән булган  төрле формадагы комганнар, ваза,самавыр, кальян, бутафорик җимешләр куелган. Шәрык көйләре яңгырап торды һәм фойедагы күренешнең логик дәвамы булып сәхнәдә үзбәк авторы Ибраһим Садыйковның “Хуҗа Насретдинның биш хатыны”дип исемләнгән комедиясенең премьерасы талантлы режиссёр Ренат Аюпов куелышында тәкъдим ителде
    Спектакльгә кадәр ,сүз башым бит Шүрәле, дигәндәй, тантаналы өлеш, бүләкләүләр турында әйтергә кирәк.
    Минзәлә муниципаль районы башлыгы А.Ф.Сәлахов исеменнән котлау сүзе белән район башлыгы урынбасары Ф.З. Вагизов чыгыш ясады һәм театрның реставрация мастерское мөдире Рәсүл Авзаловка районның иң зур бүләге -  Мактау Грамотасын тапшырды.
   Дулкынландыргыч һәм матур мизгел – театр директоры, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре , С.Өметбаев исемендәге премия лауреаты Р.Ш.Шәймәрдановның театр музее мөдире Илһамия Мөхит кызы Кичубаевага Художество советы карары нигезендә, Сабир Өметбаев  исемендәге премиясен тапшыру булды. Театрга нигез салучылардан булган Мөхит Кичубаев һәм Рәбига Шакироваларның кызы Илһамия ханым озак еллар театрда хезмәт куя һәм әлеге мәртәбәле премиягә, һичшиксез, лаеклы зур шәхес. Котлыйбыз сезне!
  Узган 77нче иҗат сезоны нәтиҗәләре буенча театрның баш режиссёры  Д, Сәмерханов номинантларны игълан итте, Т.Җүҗәноглуның “Ташкын” драмасында “Спектакльдә ансамбль” номинациясендә , тәнкыйтьчеләр бу сүзне еш куллана, дип аңлатып үтте театр директоры Р.Ш.Шәймәрданов, өлкән хатын,өлкән ир,яшь хатын,яшь ир, ир , хатын, кендек әбисе,община рәисе, хатын-кыз община әгъзасы, сакчы рольләрен уңышлы башкарган өчен ТРның атказанган артисткасы Әлфидә Теряева, ТРның халык артисты,С.Өметбаев премиясе лауреаты Хафиз Хамматуллин, Гүзәл Хамматуллина, Илсинә Миннемуллина, Ленар Миннемуллин,Рифат Хафизов, “Тантана” премиясе лауреаты Ильяс Закиров, Трның атказанган артисткасы Гөлшаһидә Сәлахова, Эльмира Гәрәева, Чаллы театрыннан махсус чакыртып уйнаган РФ нең атказанган, ТРның халык артисты Инсаф Фәхретдинов, ТРның халык артисткасы, С,Өметбаев исемендәге премия лауреаты Венера Нигъмәтуллина, Илназ Хисмәтуллиннар бүләкләнде. “Маша һәм Аю +К” Яңа ел әкиятендә Аю образын иҗат итеп “Тамашачы балалар мәхәббәте”номинациясенә Рифат Хафизов лаек булды.
   Ел саен игътибарсыз калдырмый торган, традицион дияргә дә ярый торгандыр, номинация: “Иң актив тамашачы”. Узган сезон нәтиҗәләре буенча ул ике өлкән парларга: Любовь һәм Илья Петровлар, Рәисә һәм Әнәс Фәхриевләргә бирелде. Рәисә апа бик матур теләкләр әйтте, артистларга күчтәнәч чәк-чәген алып килгән , зур рәхмәт үзегезгә! “Театрның якын дуслары” номинациясендә шәхси эшмәкәр Рәсим Хафизов билгеләп үтелде. С.Өметбаев исемендәге традицион шахмат-шашка ярышларында ел саен актив катнашып килгән, быел ул безгә судья булып та ярдәм итте- Татар Мөшегесе урта мәктәбе укытучысы Әнвәр Камаловка  истәлекле бүләк бирелде.
   Премьера спектакленә бәяне әле башка бик күп тамашачыларыбыз да тагын куяр,театрның планнары күп, алар барысы да тормышка ашсын, дигән теләктә калыйк. Яңа сезон яңа ачышлар алып килсен!

      Нурсибә Адиева,
      театрның әдәби бүлеге мөдире













 

--- | 21.10.2013
  • Премьералар
  • У.Шекспир «Макбет» трагедия 12+

    Режиссер – Сергей Потапов, Саха Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Рәссам – сценограф – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмыкия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Костюмнар буенча рәссам – Чулпан Азаматова Хореография һәм пластика буенча режисссер - Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Король Дунканның данын яклап күп җиңүләргә ирешкән шотланд рыцаре Макбетка өч сихерче фал ача : аңа Шотландия короле булырга язган! Ялган фалга һәм шөһрәт сөюче хатынына ышанып Макбет король Дунканны үтерә, улларын бу үлемдә гаепле итеп калдыра. Яшь варислар илдән качарга мәҗбүр була. Соңрак якын дусты, киңәшчесе Банконы да яллап үтертә һәм тәхеткә утыра. Канлы юл белән властька ия булган җинаятьченең күңеле тыныч түгел, аның күзенә бертуктаусыз үзе үтерткән дуслары күренә. Принцлар да тик ятмый, Макбетның ялганын фаш итеп тәхеткә дәгъва кыла. Макбет белән леди Макбет бер-берсеннән артык дан-шөһрәт яратып тайгак юлдан китәләр һәм кылган җинаятьләр өчен җавап тоту инде котылгысыз...

  • Ч.Айтматов "Җәмилә" мелодрама 12+

    Режиссер – Тимур Кулов Рәссам – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмык республкасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Алина Мостаева Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Әсәр унбиш яшьлек үсмер егет Сәет исеменнән сөйләнә. Алга таба ул талантлы рәссам буларак үсеп җитә.Вакыйгалар кыргыз авылында, Бөек Ватан сугышының өченче елы барган чорда бара. Җәмилә – Сәетнең абыйсы Садыйкның хатыны. Сылу, ягымлы, шаян Җәмилә беркемгә дә үзен рәнҗетергә бирми, кешеләргә ул һәрчак ачык йөзле. Килен булып төшкән нигезе ныклы, кайнанасы каты куллы, ләкин гадел хуҗабикә. Кешеләр җитмәү сәбәпле Җәмиләне станциягә икмәк ташырга куялар. Аның ярдәмчеләре – Сәет белән сугыштан яраланып кайткан Данияр. Бераздан Җәмиләнең күңеле Даниярга тартыла башлый. Туктаусыз яңгырларга киткән көннәрнең берсендә Данияр белән Җәмилә авылдан качалар. Җирле халык аларны төрлечә каргый. Бары тик Сәет кенә, аларның чиста мәхәббәте шаһите буларак, Җәмилә ягында була һәм ике йөрәкнең мәхәббәт тарихын башкаларга да җиткерәсе килә. Ул шәһәргә, рәссамлыкка укырга китәргә сорый.

  • Н.Анкилов «Солдат хатыны» драма 12+

    Режиссер – Дамир Сәмерханов, Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Рәссам – Сергей Рябинин Композитор – Азат Хөсәенов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Чулпан Аскарова,БРның атказанган артисты Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Вакыйгалар ерак Себердәге “Яшел алан” колхозында, Бөек Ватан сугышы елларында бара. Мария Уварова һәм авылның башка хатын-кызлары ирләрен сугышка озатып, тылда хезмәт куялар. Коточкыч сынаулар – ачлык, хәерчелек, ирләренең үлем хәбәре – хәммәсен үз җилкәләрендә кичерәләр. Әсәрдә батырлык һәм хыянәт, якты киләчәккә ышаныч һәм рух төшенкелеге, чиксез мәхәббәт һәм үз-үзеңне корбан итү бер-берсенә үрелеп бара.

  • Дуслар
  • Сораштыру