Фәлсәфи детектив

 

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссеры Ренат Әюпов Минзәлә театры өчен бик якын һәм үз кеше. Беренче тапкыр ул  2002 елда Б.Сәлаховның “Яр”, 2004 елда биредә Г.Исхакыйның “Сөннәтче бабай”, шул ук елда әлеге авторның “Остазбикә”, 2006 елда М.Галәүнең “Мөһаҗирләр”, 2010 елда Р.Харисның “Күзләреңнән үбеп..”,2013 елда И.Садыйковның “Хуҗа Насретдинның биш хатыны”, 2013 елда Ф.М.Достоевскийның “Абзыйның төше” әсәрләрен сәхнәләштерде. Г.Исхакый иҗатын киң пропагандалап “Сөннәтче бабай” һәм “Остазбикә” әсәрләрен чыгарган өчен Минзәлә театры республиканың Муса Җәлил исемендәге премиясенә, мәдәният министрлыгы һәм язучылар союзының Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек булды. “Сөннәтче бабай” Минзәлә театрына яңа иҗади күтәренкелек, дан -шөһрәт китерде, күп кенә фестивальләрдә катнашты.“Мөһаҗирләр” спектакленең репертуарда үзенең лаеклы урыны бар. Һәм менә 87нче иҗади сезон ачылышында Ренат Әюпов куелышындагы Заһир Бигиевның “Меңнәр, яки гүзәл кыз Хәдичә” спектакле тамашачы хозурына тапшырылды. Шулай итеп, Ренат Әюповның Минзәлә театры белән хезмәттәшлегенә быел 20 ел, әлеге әсәр аның Минзәләдә чыгарган сигезенче спектакле. Режиссер үзе үк инсценировка авторы да. Ул әсәрнең жанрын детектив бер мәхәббәт тарихы дип куйды. Заһир Бигиевның әлеге романы татар телендәге  беренче детектив әсәр дип санала. Беренче карашка мәхәббәт тарихы кебек тоелса да, әсәр  акчаның җәмгыятьтә кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне, аларның чын йөзен билгеләүдә тоткан урыны турында булуы белән бүгенге заман белән аваздаш.

“Детектив жанрында минем, гомумән, эшләгәнем юк. Материал үзем өчен дә кызыклы һәм бераз интрига, мандраж кытыклап тора. Ничек куярга? Заманга да туры китерергә, детектив стиленнән дә чыкмаска, бер ситуация өстендә икенче ситуация туа, көтелмәгән детальләрне бер – берсенә кушарга кирәк. Шуңа күрә мин алдан әзер штамплар белән килмәдем.. Үземә дә кызык, сезгә дә кызык булыр, дип саныйм. Автор да туры килә, сезнең труппаның ихласлыгы да , татар мохите тасвирлана – болар барысы да уңай факторлар. Фестивальләрдә генә дан казансын, дигән кызыл флаг күтәреп килмәдем . Әсәр уйналсын иде, халык яратып карасын, сезгә экономик яктан да файдасы булсын иде. Пластика буенча режиссер  Марат Казыйханов. Спектакль пластикага гына корылмаса да тән хәрәкәте аша әсәрнең эчен аңлау өчен бу таяныч мөһим, Марат – талантлы егет, безгә ярдәм итәр. Рәссам – Булат Гильванов . Композитор – Йосыф Бикчәнтәев. Заманында ”Сөннәтче бабай”ны без тамашачы өчен, дип куйдык. Аның гомере озын булды, шаукымы әле дә тынмады. Бәлки әлеге әсәр дә шулай ук озак яшәр, тамашачыга барып җитәр, дип уйлыйм,“- дип август аенда  Ренат Әюпов эшне башлап җибәргән иде .

Театрның 87нче сезоны , 7 октябрьдә , З.Бигиевның “Меңнәр, яки гүзәл кыз Хәдичә” спектакленең премьерасы белән ачылды. Режиссер белән премьерадан соң фикер алыштык.

Ренат Әюпов: “ Штамплар, чынлап та берничек тә сөйрәлмәде. Барысы да ак биттән башланып китте, үзем өчен дә, труппа өчен дә. Булган авыр материалга, фаҗигале язмышларга без бер баскычка югарырак басып  үзирония (самоирония) аша карарга тырыштык. Вакыйгаларга батып ятмыйча  каһкәһә белән көлеп , әсәрне җиңелрәк алып бардык. Автор романын 17 яшендә,яза, аның тәҗрибәсе җитеп бетмәве күп өлешләрдә күренә иде. Шуңа күрә артистлар психологик надрыв белән тартмадылар һәм бу алым тамашашачыга  карар өчен интрига булды . Мин  реалистик әсәрне философик киңлеккә тартып карадым – сәхнәдәге костюмнар, музыка, пластик чишелеш  , йомгаклар, туку станогы, шуларның символы.  Яшь кеше язган әсәрне фәлсәфи дәрәҗәгә җиткерергә тырыштык  һәм Минзәлә театры моңа ирешә алды. Чөнки нинди генә әсәр булса да  мин спектакльне бер көнлек итеп куя алмыйм. Югары нокталар белән – мәхәббәт, дуслыкка хыянәтне ассызыклап  нәтиҗәгә ирештем, дип уйлыйм. Өч нокта   – Хәдичә, Муса, Габденнасыйрны беренче планга чыгардым.  Һәр кеше ахырда үз өлешен алды. Реалистик  детективка  шулай фәлсәфи яктан карау мөһим иде.”

Нурсибә Адиева,

                                                                                  театрның әдәби бүлеге мөдире