Тантана премиясе

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Татарстан мәдәният министрлыгының “Тантана” премиясендә ике номинациягә керде:
“Иң яхшы ир – ат роле”- Илдар Халиков ,Туфан Миңнуллинның “Шулай булды шул” мелодрамасындагы Алмаз роле өчен
“Икенче пландагы иң яхшы  ир – ат роле”- Хафиз Хамматуллин, Татарстан Республикасының халык артисты Туфан Миңнуллинның “Шулай булды шул” мелодрамасындагы Нургали роле өчен.
Җиңүчеләр 27 мартта, Халыкара театр көнендә билгеле булачак