Яңалыклар

 
 
 
 
 
 

ФЕСТИВАЛЬГӘ ЧАКЫРУ КИЛДЕ   [ 14.12.2013 ]
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрына Россиянең Чиләбе шәһәрендәге Новый Художественный театр үткәргән фестивальгә чакыру килде. Биредә 2014 елның 21 февраленнән 2 мартына кадәр “СELoBEK ТЕАТРА” дип исемләнгән II халыкара театраль лаборатория – фестивале узачак. Безнең театр әлеге чарада Түнҗәр Җуҗәноглуның “Ташкын” (“Лавина”) драмасы белән катнашачак. Фестиваль афишасында Грузия Республикасының Тбилиси шәһәреннән “Стуруа продакшн” театр – фабрикасы, Чиләбенең Н.Орлов исемендәге Академия театры, Нижний Новгородтан «Zоопарк» театры, Казахстанның Кустанай шәһәреннән өлкә рус театры, Молдованың Кишинев шәһәреннән “С улицы Роз” яшьләр театры, Литваның Клайпеда шәһәреннән Klaipedos Pilies teatras, Златоуст шәһәреннән “Омнибус” театры, Л.Н.Толстой исемендәге Липецк дәүләт драма театры, Пермьнән “У моста”, Уфадан “Картель” театрлары күрсәтелгән. Данлыклы “Стуруа продакшн” театрының мастер – класслар уздыруы планлаштырылган. Үзебезнең Минзәлә театры 24 февральдә Чиләбенең Н.Орлов исемендәге Академия театры сәхнәсендә чыгыш ясаячак. Артистларыбызга уңышлар юлдаш булсын, иҗади дәртләре яңа ялкын белән янсын. Нурсибә Адиева, Минзәлә театрының әдәби бүлеге мөдире

 
 
 
 

10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 39 40 41 42 43 44 45 46 47 48 49 50 51 52 53 54 55 56 57 58 [59] 60 61 62 63 64 65 66 67 68 

  • Премьералар
  • М.Карим "Кыз урлау" музыкаль комедия 12+

    Режиссер – Байрас Ибраһимов,ТРның һәм БРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Д.Сираҗиев исемендәге премиясе лауреаты Рәссам – Рөстәм Баймөхәммәтов Костюмнар буенча рәссам – Алия Бәйрәмголыва Композитор – Илшат Яхин,БРның атказанган сәнгать эшлеклесе Хореограф – Чулпан Әскәрова, БРның атказанган артисты Эх, яшь чаклар! Нинди гүзәл, рәхәт, гайрәтле вакытлар! Әҗмәгол агай кебек тагын бераз “батырлык”лар өстәп тә сөйләп җибәрсәң, яшь егет- җилкенчәкнең күңеленә “оеткы” салып та куйсаң! Бүген авылда Сабан туе! Әҗмәгол агайның хикәятләре белән канатланган гаярь егет Котлыәхмәт, үзе кебек кыю егетләр белән сөйләшеп авылның беренче чибәрен урлап алып кайтырга ниятли. Тик кәләш диеп урлап алып кайтканы.. юк, мондый борылышны һич көтмәгән иде Котлыәхмәт.

  • Э.Т.А.Гофман "Щелкунчик" балалар өчен әкият 6+

    Режиссёр – Евгения Богинская Хореограф – Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Ильшат Вильданов Без сезгә батырлык һәм гайрәтлелек, караңгыдан һәм тычканнардан курыкмаган балалар турында сөйләячәкбез. Төп героиня, Мәрьям, исем атасы (крёстный) Дросселмер сөйли торган могҗизалы әкият дөньясына эләгә. "Син генә Щелкунчикны саклап кала аласың – нык һәм тугрылыклы бул». Гофман әкиятенең тылсымлы дөньясы спектакльнең ике сюжет линиясендә тәкъдим ителгән. Төп сюжет линиясе булып Мәрьям һәм Щелкунчик тарихы тора. Өстәмә линия-Пирлипат принцессасы тарихы. Спектакль өчен үзенчәлекле сценарий язылды, ул пластик күренешләрдән һәм кыска диалоглардан гыйбарәт. Спектакльнең тукымасы тынлыктан, җырлардан, шакулардан, хәрәкәтләрдән, йөгерүдән, төрле сулыш алулардан, курку һәм аны җиңү моментларыннан эшләнгән.

  • М.Башкиров "Салкын Кын" трагедия 16+

    Режиссер – Сергей Потапов,Саха республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Валерий Яшкулов, Россия Федерациясенең һәм Калмык республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика һәм хореография буенча режиссер –Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Тәрҗемәче – Ркаил Зәйдулла,Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Кылычны кыныннан суырып алуы җиңел. Ул көч-кодрәт, хакимлек, байлык, башкалардан өстенлек бирә. Ләкин күпмедер вакыттан соң син кылыч белән түгел, ә кылыч синең белән идарә итә башларга , дошманыңа гына түгел, иң якын кешеләреңә зыян салырга мөмкин. Вакытында кылычның кынын табып, аны урынына салырга ихтыяр көчең җитәрме, адәм баласы?!

  • Дуслар

 

 

 


 

 

 

  • Сораштыру