Рәхмәт хатлары тапшырылды [ 28.06.2016 ]
Минзәлә муниципаль районы башлыгы Салахов А.Ф.
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры,
ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Р.Ш.Шаймардановка,
ТРның халык артисты Р.М.Муллинага
ТРның атказанган артисты Э.Х.Гәрәевага
Екатеринбург шәһәрендә үткәрелгән Сабантуй милли бәйрәмен оештыруда һәм үткәрүдә актив катнашкан өчен Минзәлә муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Иҗади сезон ябылды [ 28.06.2016 ]
С Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры үзенең чираттагы иҗади сезонын данлыклы артистларыбыз Әхмәдиша һәм Җиһангир Җиһаншиннарның туган авылы Тупачта , яңа мәдәният йортында , Равил Сабырның “Кирәкле кишер яфрагы” комедиясе белән япты. Яңа мәдәният йорты бинасын төзеткән “БлагоДарение” фонды президенты Фәрит Салихов һәм аның тормыш иптәше, Тупач авылында туып үскән Нурия ханым Салиховалар спектакльне рәхәтләнеп карап артистларыбызга чәчәкләр, чәк –чәк бүләк иттеләр, матур теләкләрен җиткерделәр. Районның күренекле кешеләре Фәрит һәм Галия Гыйлемовлар махсус килеп шулай ук чыгыш ясадылар. Галия Кирамовна да Тупач кызы. Әсәрнең авторы Равил Сабыр, театрның баш режиссеры Дамир Сәмерханов үзләренең фикерләре белән уртаклашты.”Мондый мәһабәт матур клублы булган Тупач авылына һәр яңа премьера спектакле белән киләчәкбез һәм аны матур традициягә әверелдерәбез”, диде театр директоры Р.Ш.Шәймәрданов.
Театр тормышыннан [ 28.06.2016 ]
Июльдән театр җәйге ялларга китә. Яңа сезонга берьюлы дүрт спектакльгә репетицияләр башлап куелды. Салават дәүләт башкорт драма театрының баш режиссеры Зиннур Сөләйманов А. Коровкин әсәре буенча “ Түтиләр” комедиясен, Минзәлә театрының баш режиссеры Дамир Сәмерханов Б.Брехтның “ Галилейның тормышы”, Э.Яһудинның “Китмәскә килгән кошым” әсәрләрен, режиссер Альберт Сәхәбетдинов Ә.Бәкернең “Ахырзаман” музыкаль комедиясен сәхнәгә куялар.
Туган көнегез белән котлыйбыз! [ 19.06.2016 ]
19 июнь көнне Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының талантлы артисты ИЛСИНӘ ИЛШАТ кызы МИННЕМУЛЛИНАның туган көне.
“НӘҮРҮЗ” IV ХАЛЫКАРА ТЕАТРАЛЬ-БЕЛЕМ БИРҮ ФОРУМ-ФЕСТИВАЛЕ [ 16.06.2016 ]
Казанда шушы көннәрдә белем бирүгә нигезләнгән “Нәүрүз” форумы уза. IV форумда Германия, Италия, Грузия, Мәскәү, Санкт-Петербург, Башкортостан, Татарстан, Хакасия һәм Якутиядән килгән театраллар катнаша.
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Дамир Самерханов җитәкчелегендә артистлар Д.Акматова, Э.Хәйретдинова, режиссеры А.Сәхәбетдиновлар да бу форумда катнашалар
Театр тормышыннан [ 15.06.2016 ]
Театр режиссеры Альберт Сәхәбетдинов Әбү Бәкер әсәре буенча "Ахырзаман" музыкаль комедиясен сәхнәләштерә.
ХУШЛАШУ СҮЗЕ [ 14.06.2016 ]
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры дирекциясе һәм коллективы Минзәлә театрында озак еллар артистка, театр директоры вазифаларын башкаручы, театрны оештыручы Сабир ага Өметбаевның якын дусты һәм киңәшчесе ТРның атказанган артисткасы
Нигъмәтҗанова
Мөнәвәрә Ибениәмин кызының
вафат булуы сәбәпле оныкларының, якыннарының, туганнарының, киң җәмәгатьчелекнең авыр кайгысын уртаклаша.
Театр тормышыннан [ 10.06.2016 ]
Минзәлә театрының баш режиссеры Дамир Сәмерханов Э.Ягудин әсәре буенча "Китмәскә килгән кошым" дип исемләнгән комедиягә репетицияләр башлап җибәрде.
Сабантуй бизәге! [ 07.06.2016 ]
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары елдан-ел район Сабантуеның матур бер бизәге булып торалар. Быел җир-ананы гәүдәләндергән Татарстанның халык артисткасы, Д.Сираҗиев һәм С.Өметбаев исемендәге премияләр лауреаты Рәзилә Муллина, җир –атаны гәүдәләндергән Татарстанның халык артисты, С.Өметбаев исемендәге премия лауреаты Хафиз Хамматуллин һәм башка артистлар тантаналы ачылышка нур өстәделәр. Халкыбызның милли бәйрәме – Сабантуе көтеп алынган иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе.
Туган көнегез белән котлыйбыз! [ 02.06.2016 ]
2 июнь көнне Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының талантлы артисты ЗИЛИЯ ХӨСӘИНОВАның туган көне.