Яңалыклар

 
 

Театр тормышыннан   [ 25.04.2016 ]
С.Өметбаев исемендәге татар дәүләт драма театрында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан балалар аудиториясе өчен әзерләгән чаралар дәвам итә. Программада: - мәктәпкәчә яшьтәге балаларны, мәктәп укучыларын Габдулла Тукайның иҗаты белән таныштыру; туган телгә мәхәбәт уяту, аны саклау һәм өйрәнү; - Г.Тукайның “Кәҗә белән Сарык” әсәренә нигезләнеп С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры сәхнәгә куйган “Тапкыр Кәҗә турында әкият” дип исемләнгән курчак спектаклен күрсәтү; - балалардан Г.Тукай шигырьләрен сөйләтү; - Г.Тукай ның “Су анасы”, “Шүрәле”, “Кызыклы шәкерт”, “Әйт әле күбәләк” шигырьләренә әзерләнгән этюдларны карау. - Җиңүчеләрне С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Дипломнары һәм призлары белән бүләкләү.

 
 

Шагыйрьнең юбилеена   [ 21.04.2016 ]
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышлап классикның “Кәҗә белән Сарык” әсәренә нигезләнеп Р.Сәхәбетдинова инсценировкалаган “Тапкыр Кәҗә турында әкият” курчак спектаклен сәхнәгә куйды. Режиссер Альберт Сәхәбетдинов, рәссамы Венера Минсабирова һәм театрның бер төркем яшьләре – артистлар “Тантана” театраль премиясе лауреаты Ильяс Закиров, Раушания Галиуллина, Рания Хәлимова, Руслан Әхмәтҗанов, Рифат Хафизов, Илдус Кәримов, Ләйсән Әхмәтшиналар балаларга гына түгел, барча тамашачыларга да зур бүләк ясадылар. Спектакль алдыннан театр дирекциясе Тукай иҗаты буенча викторина игълан иткән иде. Анда Тукайның биографиясе һәм тормыш юлына кагылышлы сораулар, шагыйрьнең шигырьләрен иң яхшы сөйләүчегә конкурс үткәрү каралган.

 
 
 
 
 
 

10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 [31] 32 33 34 35 36 37 38 39 40 41 42 43 44 45 46 47 48 49 50 51 52 53 54 55 56 57 58 59 60 61 62 63 64 65 66 

  • Премьералар
  • М.Башкиров "Салкын Кын" трагедия 16+

    Режиссер – Сергей Потапов,Саха республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Валерий Яшкулов, Россия Федерациясенең һәм Калмык республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика һәм хореография буенча режиссер –Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Тәрҗемәче – Ркаил Зәйдулла,Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Кылычны кыныннан суырып алуы җиңел. Ул көч-кодрәт, хакимлек, байлык, башкалардан өстенлек бирә. Ләкин күпмедер вакыттан соң син кылыч белән түгел, ә кылыч синең белән идарә итә башларга , дошманыңа гына түгел, иң якын кешеләреңә зыян салырга мөмкин. Вакытында кылычның кынын табып, аны урынына салырга ихтыяр көчең җитәрме, адәм баласы?!

  • Н.Гоголь «Ревизор» комедия 12+

    Режиссер – Зиннур Сөләйманов Рәссам – Альберт Нестеров, Башкортостан Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе, “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Композитор – Ришат Сагитов, Башкортостан Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Чулпан Аскарова, Башкортостан Республикасының атказанган артисты Ут кую буенча рәссам – Илшат Сәяхов Өяз шәһәрендә ыгы –зыгы: Петербургтан ревизор килә,инкогнито! Җитмәсә, яшерен йомыш белән! Очраклы рәвештә , кунакханәдә атна буена түләмичә яшәгән җилбәзәк егет Иван Александрович Хлестаковны ревизор дип белеп,шәһәр чиновниклары аңа төрлечә ялагайланалар, ярарга тырышалар. Һәммәсеннән акчалата ришвәт җыеп, ялган ревизор ялган вәгъдәләр бирергә өлгерә. Азактан чын ревизор килгәнлеге турында хәбәр геройларны телсез күренештә катып калырга мәҗбүр итә.

  • К.Тинчурин “Сүнгән йолдызлар” (“Угасшие звезды”) музыкаль драма 12+

    Режиссер – Баатр Колаев , Калмык Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Рәссам – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмык Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Композитор – Олег Чебодаев, Хакас Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Хореограф – Нурбәк Батуллин, РФнең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты 1914 ел. Вакыйгалар татар авылында бара. Сәрвәр белән Исмәгыйль – бер-берсен сөюче яшьләр. Исмәгыйль, шулай ук Сәрвәргә гашыйк мулла улы Надир-мәхдүмгә хезмәт итә.Белемле, игелекле кеше булса да, Надир-мәхдүм табигать тарафыннан рәнҗетелгән бөкре, ямьсез кыяфәтле.Сәрвәр Надир-мәхдүмнең яучысын кире бора. Авыл егетләрен, шул исәптән Исмәгыйльне дә, сугышка алырга дигән фәрман килә.Сәрвәр сөйгәнен сугыштан калдырырга дип бераз гарипләндерер өчен дару сатып алып аның колагына сала. Ул дарудан Исмәгыйль үлә, Сәрвәр акылыннан яза, соңрак үлә. Хәсрәтеннән, тормыш ямен югалтып, Надир-мәхдүм дә бакый дөньяга күчә.

  • Дуслар

 

 

 


 

 

 

  • Сораштыру