Яңалыклар

 
 
 
 
 

АНОНС!   [ 06.09.2017 ]
Арабыздан вакытсыз үлем тартып алган зур шәхес, остаз, талантлы артист һәм режиссер Альберт Сәхәбетдинов истәлегенә Минзәлә театры бу елдан башлап балалар театр фестивале уздырачак. А.Сәхәбетдинов исеме белән махсус Диплом булдырылды . Октябрь аенда ул сәхнәләштергән әкиятләр барысы да берничә көн дәвамында Минзәләдә күрсәтеләчәк. Фестиваль ике этапта - башта балалар бакчасы, башлангыч классларга А.Сәхәбетдинов сәхнәләштергән әкиятләр буенча иң яхшы рәсем һәм иң яхшы курчак урыннарда конкурс үткәрергә тәкъдим ителә. Икенче этапта сайлап алынган эшләр театр фойесында урнаштырыла. Алар арасыннан иң актив балалар бакчасы, башлангыч класслар яки аерым укучылар, балалар Диплом, истәлекле призлар, Минзәлә театрының балалар спектакльләренә еллык абонементы белән бүләкләнәчәк. Нурсибә Адиева, театрның әдәби бүлеге мөдире

 
 

Яңа сезонга яңа планнар   [ 21.08.2017 ]
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры 15 августта эшкә чыккан көннән үк А.Островскийның “Яшенле яңгыр”(“Гроза”) әсәренә репетицияләрен дәвам итте. Башкортостан режиссеры Зиннур Сөләйманов, пластик күренешләрне куючы Чулпан Әскәрова артистлар белән бик тыгыз ритмда иҗат итәләр. 15 сентябрьдән 15 октябрьгә кадәр дөньякүләм танылган режиссер Сергей Потапов әзербайҗан классигы Гусейн Джавидның “Иблис”шигъри драмасы өстендә эшләячәк.Текстны русчадан татарчага Ркаил Зәйдулла тәрҗемә итте.Спектакль “Россиянең кече шәһәрләре театрлары” федераль партия проекты ярдәме белән куела. Труппага Казан театраль училищесыннан һәм Алабуга мәдәният һәм сәнгатъ колледжыннан Диләрә Кәримуллина, Ильмир Кашапов, Рафил Иркашев, Сөмбел Шәмсетдинова, Алия Жарковалар зшкә килде. Яңа сезон октябрь азагында ачылачак. Нурсибә Адиева, театрның әдәби бүлеге мөдире

 

Альберт Әкъмәлетдин улы истәлегенә   [ 09.08.2017 ]
2017 елның 8 августында С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры режиссеры Сәхәбетдинов Альберт Әкъмәлетдин улы мәңгелеккә арабыздан китте. А.Ә.Сәхәбетдинов 1968 елның 30 июлендә Новосибирск өлкәсенең Чулымск районы Базово поселогында туган. 15 елдан артык Чаллы курчак театрында артист булып эшләгән тәҗрибәле талантлы шәхес Минзәлә театрына эшкә 2014 елда килде һәм балалар репертуарына яңа сулыш ореп җибәрде. Драма театры эчендэ курчак театры туды: “Чуртан кушуы буенча” (“По - щучьему велению”) курчак спепктакле белән башланган иҗади эшчәнлеге тагын бик күп әкиятләргә юл ачты. Г. Остерның “Ничек баһадир булырга”, Р.Сәхәбетдинованың “Дүрт дус”, О.Уальдның “Йолдыз егет”, яңа ел әкиятләре - “Морозко”, “Кар кызы”, “Кыш бабайга хат”, Һәм ниһаять 2017 елда “Тантана” театраль премиясенә лаек булган Г.Тукай әкиятенә нигезләнеп инсценировкаланган “Тапкыр Кәҗә турында әкият” курчак спектакле-театрның чын горурлыгы! Театрның яшь артистларына остаз, дус, барыбыз да тирән хөрмәт иткән Альберт Әкъмәлетдиновичның - вакытсыз үлеме безнең өчен зур кайгы, олы югалту. А.Ә.Сәхәбетдиновның якты истәлеге йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

 
 

10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 [28] 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 39 40 41 42 43 44 45 46 47 48 49 50 51 52 53 54 55 56 57 58 59 60 61 62 63 64 65 66 67 68 69 70 71 72 73 74 75 76 77 78 

  • Премьералар
  • У.Шекспир «Макбет» трагедия 12+

    Режиссер – Сергей Потапов, Саха Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Рәссам – сценограф – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмыкия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Костюмнар буенча рәссам – Чулпан Азаматова Хореография һәм пластика буенча режисссер - Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Король Дунканның данын яклап күп җиңүләргә ирешкән шотланд рыцаре Макбетка өч сихерче фал ача : аңа Шотландия короле булырга язган! Ялган фалга һәм шөһрәт сөюче хатынына ышанып Макбет король Дунканны үтерә, улларын бу үлемдә гаепле итеп калдыра. Яшь варислар илдән качарга мәҗбүр була. Соңрак якын дусты, киңәшчесе Банконы да яллап үтертә һәм тәхеткә утыра. Канлы юл белән властька ия булган җинаятьченең күңеле тыныч түгел, аның күзенә бертуктаусыз үзе үтерткән дуслары күренә. Принцлар да тик ятмый, Макбетның ялганын фаш итеп тәхеткә дәгъва кыла. Макбет белән леди Макбет бер-берсеннән артык дан-шөһрәт яратып тайгак юлдан китәләр һәм кылган җинаятьләр өчен җавап тоту инде котылгысыз...

  • Ч.Айтматов "Җәмилә" мелодрама 12+

    Режиссер – Тимур Кулов Рәссам – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмык республкасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Алина Мостаева Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Әсәр унбиш яшьлек үсмер егет Сәет исеменнән сөйләнә. Алга таба ул талантлы рәссам буларак үсеп җитә.Вакыйгалар кыргыз авылында, Бөек Ватан сугышының өченче елы барган чорда бара. Җәмилә – Сәетнең абыйсы Садыйкның хатыны. Сылу, ягымлы, шаян Җәмилә беркемгә дә үзен рәнҗетергә бирми, кешеләргә ул һәрчак ачык йөзле. Килен булып төшкән нигезе ныклы, кайнанасы каты куллы, ләкин гадел хуҗабикә. Кешеләр җитмәү сәбәпле Җәмиләне станциягә икмәк ташырга куялар. Аның ярдәмчеләре – Сәет белән сугыштан яраланып кайткан Данияр. Бераздан Җәмиләнең күңеле Даниярга тартыла башлый. Туктаусыз яңгырларга киткән көннәрнең берсендә Данияр белән Җәмилә авылдан качалар. Җирле халык аларны төрлечә каргый. Бары тик Сәет кенә, аларның чиста мәхәббәте шаһите буларак, Җәмилә ягында була һәм ике йөрәкнең мәхәббәт тарихын башкаларга да җиткерәсе килә. Ул шәһәргә, рәссамлыкка укырга китәргә сорый.

  • Н.Анкилов «Солдат хатыны» драма 12+

    Режиссер – Дамир Сәмерханов, Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Рәссам – Сергей Рябинин Композитор – Азат Хөсәенов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Чулпан Аскарова,БРның атказанган артисты Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Вакыйгалар ерак Себердәге “Яшел алан” колхозында, Бөек Ватан сугышы елларында бара. Мария Уварова һәм авылның башка хатын-кызлары ирләрен сугышка озатып, тылда хезмәт куялар. Коточкыч сынаулар – ачлык, хәерчелек, ирләренең үлем хәбәре – хәммәсен үз җилкәләрендә кичерәләр. Әсәрдә батырлык һәм хыянәт, якты киләчәккә ышаныч һәм рух төшенкелеге, чиксез мәхәббәт һәм үз-үзеңне корбан итү бер-берсенә үрелеп бара.

  • Дуслар
  • Сораштыру