Яңалыклар

 
 
 
 
 

81нче иҗади сезон премьералары   [ 08.09.2016 ]
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры яңа сезонга берьюлы биш премьера әзерли. Октябрь ахырына 81нче сезон А. Коровкин әсәре буенча башкорт режиссеры Зиннур Сөләйманов сәхнәгә куйган “Түтиләр” сатирик комедиясе белән ачыла. Рәссамы – РФнең һәм Калмыкиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Валерий Яшкулов. 25 ноябрьгә, театрның 80 еллык юбилеена махсус чыгарылган К.Тинчуринның “Каракүз” музыкаль мелодрамасының премьерасы планлаштырылган. Режиссеры – Рамил Фазлыев, композиторы – Эльмира Галимова, рәссамы – Валерий Яшкулов. Классикның әлеге әсәре башка бер театрда да куелмаган. Пьесада җырчы, биюче ярлы кыз Каракүзнең мәхәббәте һәм иреге өчен көрәше сурәтләнә. Вакыйгалар иске Шәрык шәһәрендә бара. Театрның баш режиссеры Дамир Сәмерханов Э Яһудин әсәре буенча “Китмәскә килгән кошым “ комедиясен сәхнәләштерә. Хәзерге заман яшьләренең табышу, кавышу тарихлары кызыклы ситуацияләрдә тасвирланган бу әсәрдә. Минзәлә театры режиссеры Алберт Сәхәбетдинов Ә.Бәкернең “Ахырзаман” әсәрен ток –шоу буларак сәхнәләштерә.Бай эшмәкәрне телевидениегә чакырып интервью алган вакытта утлар сүнә, шартлаулар яңгырый. Биредә калучылар бөтен дөньядан аерылып исән калалар. Һәркемнең үз язмышы, үз хыяллары – җирдә без генә исән калдык дип, алар чын йөзләрен күрсәтергә курыкмыйлар. Чынбарлыкта исә бу.. продюсерлар уйлап тапкан ток –шоу булып чыга. Һәр елдагыча, яңа елга балалар өчен яңа бүләк булачак – “Почтальон Кар бабай”әкиятенең премьерасы.

 
 
 
 
 

10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 [25] 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 39 40 41 42 43 44 45 46 47 48 49 50 51 52 53 54 55 56 57 58 59 60 61 62 63 64 

  • Премьералар
  • М.Башкиров "Салкын Кын" трагедия 16+

    Режиссер – Сергей Потапов,Саха республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Валерий Яшкулов, Россия Федерациясенең һәм Калмык республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика һәм хореография буенча режиссер –Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Тәрҗемәче – Ркаил Зәйдулла,Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Кылычны кыныннан суырып алуы җиңел. Ул көч-кодрәт, хакимлек, байлык, башкалардан өстенлек бирә. Ләкин күпмедер вакыттан соң син кылыч белән түгел, ә кылыч синең белән идарә итә башларга , дошманыңа гына түгел, иң якын кешеләреңә зыян салырга мөмкин. Вакытында кылычның кынын табып, аны урынына салырга ихтыяр көчең җитәрме, адәм баласы?!

  • Н.Гоголь «Ревизор» комедия 12+

    Режиссер – Зиннур Сөләйманов Рәссам – Альберт Нестеров, Башкортостан Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе, “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Композитор – Ришат Сагитов, Башкортостан Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Чулпан Аскарова, Башкортостан Республикасының атказанган артисты Ут кую буенча рәссам – Илшат Сәяхов Өяз шәһәрендә ыгы –зыгы: Петербургтан ревизор килә,инкогнито! Җитмәсә, яшерен йомыш белән! Очраклы рәвештә , кунакханәдә атна буена түләмичә яшәгән җилбәзәк егет Иван Александрович Хлестаковны ревизор дип белеп,шәһәр чиновниклары аңа төрлечә ялагайланалар, ярарга тырышалар. Һәммәсеннән акчалата ришвәт җыеп, ялган ревизор ялган вәгъдәләр бирергә өлгерә. Азактан чын ревизор килгәнлеге турында хәбәр геройларны телсез күренештә катып калырга мәҗбүр итә.

  • К.Тинчурин “Сүнгән йолдызлар” (“Угасшие звезды”) музыкаль драма 12+

    Режиссер – Баатр Колаев , Калмык Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Рәссам – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмык Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Композитор – Олег Чебодаев, Хакас Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Хореограф – Нурбәк Батуллин, РФнең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты 1914 ел. Вакыйгалар татар авылында бара. Сәрвәр белән Исмәгыйль – бер-берсен сөюче яшьләр. Исмәгыйль, шулай ук Сәрвәргә гашыйк мулла улы Надир-мәхдүмгә хезмәт итә.Белемле, игелекле кеше булса да, Надир-мәхдүм табигать тарафыннан рәнҗетелгән бөкре, ямьсез кыяфәтле.Сәрвәр Надир-мәхдүмнең яучысын кире бора. Авыл егетләрен, шул исәптән Исмәгыйльне дә, сугышка алырга дигән фәрман килә.Сәрвәр сөйгәнен сугыштан калдырырга дип бераз гарипләндерер өчен дару сатып алып аның колагына сала. Ул дарудан Исмәгыйль үлә, Сәрвәр акылыннан яза, соңрак үлә. Хәсрәтеннән, тормыш ямен югалтып, Надир-мәхдүм дә бакый дөньяга күчә.

  • Дуслар

 

 

 


 

 

 

  • Сораштыру