Яңалыклар

Яңа сезонга яңа планнар   [ 21.08.2017 ]
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры 15 августта эшкә чыккан көннән үк А.Островскийның “Яшенле яңгыр”(“Гроза”) әсәренә репетицияләрен дәвам итте. Башкортостан режиссеры Зиннур Сөләйманов, пластик күренешләрне куючы Чулпан Әскәрова артистлар белән бик тыгыз ритмда иҗат итәләр. 15 сентябрьдән 15 октябрьгә кадәр дөньякүләм танылган режиссер Сергей Потапов әзербайҗан классигы Гусейн Джавидның “Иблис”шигъри драмасы өстендә эшләячәк.Текстны русчадан татарчага Ркаил Зәйдулла тәрҗемә итте.Спектакль “Россиянең кече шәһәрләре театрлары” федераль партия проекты ярдәме белән куела. Труппага Казан театраль училищесыннан һәм Алабуга мәдәният һәм сәнгатъ колледжыннан Диләрә Кәримуллина, Ильмир Кашапов, Рафил Иркашев, Сөмбел Шәмсетдинова, Алия Жарковалар зшкә килде. Яңа сезон октябрь азагында ачылачак. Нурсибә Адиева, театрның әдәби бүлеге мөдире

 

Альберт Әкъмәлетдин улы истәлегенә   [ 09.08.2017 ]
2017 елның 8 августында С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры режиссеры Сәхәбетдинов Альберт Әкъмәлетдин улы мәңгелеккә арабыздан китте. А.Ә.Сәхәбетдинов 1968 елның 30 июлендә Новосибирск өлкәсенең Чулымск районы Базово поселогында туган. 15 елдан артык Чаллы курчак театрында артист булып эшләгән тәҗрибәле талантлы шәхес Минзәлә театрына эшкә 2014 елда килде һәм балалар репертуарына яңа сулыш ореп җибәрде. Драма театры эчендэ курчак театры туды: “Чуртан кушуы буенча” (“По - щучьему велению”) курчак спепктакле белән башланган иҗади эшчәнлеге тагын бик күп әкиятләргә юл ачты. Г. Остерның “Ничек баһадир булырга”, Р.Сәхәбетдинованың “Дүрт дус”, О.Уальдның “Йолдыз егет”, яңа ел әкиятләре - “Морозко”, “Кар кызы”, “Кыш бабайга хат”, Һәм ниһаять 2017 елда “Тантана” театраль премиясенә лаек булган Г.Тукай әкиятенә нигезләнеп инсценировкаланган “Тапкыр Кәҗә турында әкият” курчак спектакле-театрның чын горурлыгы! Театрның яшь артистларына остаз, дус, барыбыз да тирән хөрмәт иткән Альберт Әкъмәлетдиновичның - вакытсыз үлеме безнең өчен зур кайгы, олы югалту. А.Ә.Сәхәбетдиновның якты истәлеге йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

 
 
 
 
 
 
 
 
 

10 11 12 13 14 15 16 17 18 [19] 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 39 40 41 42 43 44 45 46 47 48 49 50 51 52 53 54 55 56 57 58 59 60 61 62 63 64 65 66 67 68 

  • Премьералар
  • М.Карим "Кыз урлау" музыкаль комедия 12+

    Режиссер – Байрас Ибраһимов,ТРның һәм БРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Д.Сираҗиев исемендәге премиясе лауреаты Рәссам – Рөстәм Баймөхәммәтов Костюмнар буенча рәссам – Алия Бәйрәмголыва Композитор – Илшат Яхин,БРның атказанган сәнгать эшлеклесе Хореограф – Чулпан Әскәрова, БРның атказанган артисты Эх, яшь чаклар! Нинди гүзәл, рәхәт, гайрәтле вакытлар! Әҗмәгол агай кебек тагын бераз “батырлык”лар өстәп тә сөйләп җибәрсәң, яшь егет- җилкенчәкнең күңеленә “оеткы” салып та куйсаң! Бүген авылда Сабан туе! Әҗмәгол агайның хикәятләре белән канатланган гаярь егет Котлыәхмәт, үзе кебек кыю егетләр белән сөйләшеп авылның беренче чибәрен урлап алып кайтырга ниятли. Тик кәләш диеп урлап алып кайтканы.. юк, мондый борылышны һич көтмәгән иде Котлыәхмәт.

  • Э.Т.А.Гофман "Щелкунчик" балалар өчен әкият 6+

    Режиссёр – Евгения Богинская Хореограф – Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Ильшат Вильданов Без сезгә батырлык һәм гайрәтлелек, караңгыдан һәм тычканнардан курыкмаган балалар турында сөйләячәкбез. Төп героиня, Мәрьям, исем атасы (крёстный) Дросселмер сөйли торган могҗизалы әкият дөньясына эләгә. "Син генә Щелкунчикны саклап кала аласың – нык һәм тугрылыклы бул». Гофман әкиятенең тылсымлы дөньясы спектакльнең ике сюжет линиясендә тәкъдим ителгән. Төп сюжет линиясе булып Мәрьям һәм Щелкунчик тарихы тора. Өстәмә линия-Пирлипат принцессасы тарихы. Спектакль өчен үзенчәлекле сценарий язылды, ул пластик күренешләрдән һәм кыска диалоглардан гыйбарәт. Спектакльнең тукымасы тынлыктан, җырлардан, шакулардан, хәрәкәтләрдән, йөгерүдән, төрле сулыш алулардан, курку һәм аны җиңү моментларыннан эшләнгән.

  • М.Башкиров "Салкын Кын" трагедия 16+

    Режиссер – Сергей Потапов,Саха республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Валерий Яшкулов, Россия Федерациясенең һәм Калмык республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика һәм хореография буенча режиссер –Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Тәрҗемәче – Ркаил Зәйдулла,Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Кылычны кыныннан суырып алуы җиңел. Ул көч-кодрәт, хакимлек, байлык, башкалардан өстенлек бирә. Ләкин күпмедер вакыттан соң син кылыч белән түгел, ә кылыч синең белән идарә итә башларга , дошманыңа гына түгел, иң якын кешеләреңә зыян салырга мөмкин. Вакытында кылычның кынын табып, аны урынына салырга ихтыяр көчең җитәрме, адәм баласы?!

  • Дуслар

 

 

 


 

 

 

  • Сораштыру