Яңалыклар

Минзәлә районы хезмәтчәннәренә «ТАССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесе тапшырылды

Районыбызда республикабызның социаль-икътисадый, мәдәни үсешенә үз өлешләрен керткән хезмәтчәннәр шактый.

Минзәлә районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер –министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли шура» милли советы рәисе Васил Шайхразиев һәм Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Салахов «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» истәлек билгесен Татарстан Республикасының социаль-икътисадый, мәдәни үсешенә керткән өлешләре өчен «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең «Минзәлә-информ» филиалы редакторы Флера Мусина, «Туган якны өйрәнү музее» муниципаль бюдҗет мәдәният учреҗдениесе фондларын саклаучы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Альбина Бедарева, татар гимназиясенең өстәмә белем бирү педагогы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Роза Биктаһирова, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Рәзилә Муллинага тапшырды. Шулай ук ул «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» мәгълүмати билгесен(логотибын) актив кулланганы өчен эшмәкәр Дамир Каюмовка сертификат тапшырды.

Минзәлә, Дилфас Галиев, «Минзәлә-информ»

http://menzela.ru/  сайтыннан алынды
 

--- | 10.09.2020
  • Премьералар
  • У.Шекспир «Макбет» трагедия 12+

    Режиссер – Сергей Потапов, Саха Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Рәссам – сценограф – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмыкия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Костюмнар буенча рәссам – Чулпан Азаматова Хореография һәм пластика буенча режисссер - Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Король Дунканның данын яклап күп җиңүләргә ирешкән шотланд рыцаре Макбетка өч сихерче фал ача : аңа Шотландия короле булырга язган! Ялган фалга һәм шөһрәт сөюче хатынына ышанып Макбет король Дунканны үтерә, улларын бу үлемдә гаепле итеп калдыра. Яшь варислар илдән качарга мәҗбүр була. Соңрак якын дусты, киңәшчесе Банконы да яллап үтертә һәм тәхеткә утыра. Канлы юл белән властька ия булган җинаятьченең күңеле тыныч түгел, аның күзенә бертуктаусыз үзе үтерткән дуслары күренә. Принцлар да тик ятмый, Макбетның ялганын фаш итеп тәхеткә дәгъва кыла. Макбет белән леди Макбет бер-берсеннән артык дан-шөһрәт яратып тайгак юлдан китәләр һәм кылган җинаятьләр өчен җавап тоту инде котылгысыз...

  • Ч.Айтматов "Җәмилә" мелодрама 12+

    Режиссер – Тимур Кулов Рәссам – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмык республкасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Алина Мостаева Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Әсәр унбиш яшьлек үсмер егет Сәет исеменнән сөйләнә. Алга таба ул талантлы рәссам буларак үсеп җитә.Вакыйгалар кыргыз авылында, Бөек Ватан сугышының өченче елы барган чорда бара. Җәмилә – Сәетнең абыйсы Садыйкның хатыны. Сылу, ягымлы, шаян Җәмилә беркемгә дә үзен рәнҗетергә бирми, кешеләргә ул һәрчак ачык йөзле. Килен булып төшкән нигезе ныклы, кайнанасы каты куллы, ләкин гадел хуҗабикә. Кешеләр җитмәү сәбәпле Җәмиләне станциягә икмәк ташырга куялар. Аның ярдәмчеләре – Сәет белән сугыштан яраланып кайткан Данияр. Бераздан Җәмиләнең күңеле Даниярга тартыла башлый. Туктаусыз яңгырларга киткән көннәрнең берсендә Данияр белән Җәмилә авылдан качалар. Җирле халык аларны төрлечә каргый. Бары тик Сәет кенә, аларның чиста мәхәббәте шаһите буларак, Җәмилә ягында була һәм ике йөрәкнең мәхәббәт тарихын башкаларга да җиткерәсе килә. Ул шәһәргә, рәссамлыкка укырга китәргә сорый.

  • Н.Анкилов «Солдат хатыны» драма 12+

    Режиссер – Дамир Сәмерханов, Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Рәссам – Сергей Рябинин Композитор – Азат Хөсәенов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Чулпан Аскарова,БРның атказанган артисты Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Вакыйгалар ерак Себердәге “Яшел алан” колхозында, Бөек Ватан сугышы елларында бара. Мария Уварова һәм авылның башка хатын-кызлары ирләрен сугышка озатып, тылда хезмәт куялар. Коточкыч сынаулар – ачлык, хәерчелек, ирләренең үлем хәбәре – хәммәсен үз җилкәләрендә кичерәләр. Әсәрдә батырлык һәм хыянәт, якты киләчәккә ышаныч һәм рух төшенкелеге, чиксез мәхәббәт һәм үз-үзеңне корбан итү бер-берсенә үрелеп бара.

  • Дуслар
  • Сораштыру