![]() С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап чыгарылган Н.Анкиловның “Солдат хатыны” драмасы белән Минзәлә районы буйлап киң колачлы гастрольләрен башлап җибәрде. Югары Тәкермән авылындагы спектакль алдыннан театр директоры Роберт Шәймәрданов авыл халкына мөрәҗәгать итеп “Озакка сузылган чикләүләрдән соң иң беренче итеп үзебезнең Минзәлә районы тамашачысына хезмәт күрсәтәбез. Зур югалтулар хисабына бирелгән җиңү көнен онытырга хакыбыз юк” – диде. “Солдат хатыны “н Николаевка, Дәвек, Тауасты Байлар, Наратлы Кичү, Воровский, Хүҗәмәт авылы, Минзәлә шәһәре халкы караячак. |
Нурсибә Адиева, театрның әдәби бүлеге мөдире | 28.08.2020 |