Яңалыклар

Төрки халыкларның XI халыкара “Нәүрүз” театр фестивале тәмам.

   7 июньдә Төрки халыкларның  XI халыкара «Нәүрүз»  театр фестивале тәмамланды. Фестивальнең биш көне дәвамында Казанның биш театраль мәйданында Россиянең Алтай, Башкортстан, Татарстан, Тыва, Чуаш Республикалары, шулай ук Әзәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Төркмәнстан, Төркия һәм Мәскәү театрлары 27 спектакль уйнады. Фестиваль спектакльләрен Будапешт, Мәскәү, Түбән Новгород, Санкт-Петербург һәм Уфа шәһәрләреннән килгән ундурт мәртәбәле театр тәнкыйтьчесе бәяләде.
  Фестивальне ябу тантанасыннан соң, 8 июньдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Кече залында Төрки халыкларның XI халыкара «Нәүрүз» театр фестивале нәтиҗәләре буенча түгәрәк өстәл узды. Фикер алышуда Тәнкыйтьчеләр коллегиясе әгъзалары катнашты. Алар арасында: Коллегия рәисе, Россия һәм чит илләрдә сәнгать әһелләренә яхшы таныш театр тәнкыйтьчесе, театр белгече Ирина Мягкова; театр тәнкыйтьчесе Анна Константинова, РФ театр әһелләре берлегенең Курчак театрлары режиссёрларының Бөтенроссия лабораториясе җитәкчесе, РФ театр әһелләре берлегенең курчак театрлары буенча комиссиясе әгъзасы Виктор Шрайман (Түбән Новгород); театр тәнкыйтьчесе РИА Новости күзәтүчесе Анна Банасюкевич (Мәскәү) һәм театр тәнкыйтьчесе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының әдәби-драматик бүлеге җитәкчесе Нияз Игъламов (Казан).
   Театр белгече шулай ук фестивальнең тәнкыйтьчеләр коллегиясе вәкилләре тарафыннан макталган яшь режиссерларның хезмәтләрен дә билгеләп үтте. Алар арасында Минзәлә театрының «Ташкын» спектакле, режиссеры - Дамир Сәмерханов. “Ташкын” спектаклен караганнан соң Мәскәү, Санкт-Петербург критикларының “хушлары китте”. Спектакль зур мактауга лаек булды.
   Минзәлә театры Төрки халыкларның ХI халыкара “Нәүрүз” театр фестивалендә Түнҗәр Җуҗәноглуның “Ташкын” спектакле белән катнашканы өчен диплом белән бүләкләнде.

 

--- | 20.07.2013
  • Премьералар
  • М.Шамхалов "Кайнана" музыкаль комедия 12+

    Режиссер – Дамир Самерханов,Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Рәссам – Ленар Гыйльметдинов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Композитор – Азат Хөсәенов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Хореограф – Илдус Биктаһиров, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Җыр сүзләренең авторы – Фәрит Миргалимов Без еш кына гади хакыйкәтьне онытабыз: булганын сакламыйбыз, ә югалткач елыйбыз. Һәрвакыт гаиләләрдә бер-берсенә җайлашулар була, ике хатын-кыз да – әнисе дә, хатыны да бер үк ир-атны ярата. Спектакльдә конфликтның бер ягы - улы Аязга гомер бүләк иткән әнисе, ә икенче ягы - яшь килене Сәгыйдә. Җәннәт беренче көннәрдән үк киленен кабул итми. Шуңа күрә теләсә нинди сәбәп эзләп яшь киленгә бәйләнә. Өметсезләнеп, Сәгыйдә ире өеннән китә. Тик бәхеткә, дуслары, Илдар белән Зарифа хәйлә белән гаиләне коткарып кала. Өйгә, янәдән, татулык, шатлык кайта.

  • М.Карим "Кыз урлау" музыкаль комедия 12+

    Режиссер – Байрас Ибраһимов,ТРның һәм БРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Д.Сираҗиев исемендәге премиясе лауреаты Рәссам – Рөстәм Баймөхәммәтов Костюмнар буенча рәссам – Алия Бәйрәмголыва Композитор – Илшат Яхин,БРның атказанган сәнгать эшлеклесе Хореограф – Чулпан Әскәрова, БРның атказанган артисты Эх, яшь чаклар! Нинди гүзәл, рәхәт, гайрәтле вакытлар! Әҗмәгол агай кебек тагын бераз “батырлык”лар өстәп тә сөйләп җибәрсәң, яшь егет- җилкенчәкнең күңеленә “оеткы” салып та куйсаң! Бүген авылда Сабан туе! Әҗмәгол агайның хикәятләре белән канатланган гаярь егет Котлыәхмәт, үзе кебек кыю егетләр белән сөйләшеп авылның беренче чибәрен урлап алып кайтырга ниятли. Тик кәләш диеп урлап алып кайтканы.. юк, мондый борылышны һич көтмәгән иде Котлыәхмәт.

  • Э.Т.А.Гофман "Щелкунчик" балалар өчен әкият 6+

    Режиссёр – Евгения Богинская Хореограф – Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Ильшат Вильданов Без сезгә батырлык һәм гайрәтлелек, караңгыдан һәм тычканнардан курыкмаган балалар турында сөйләячәкбез. Төп героиня, Мәрьям, исем атасы (крёстный) Дросселмер сөйли торган могҗизалы әкият дөньясына эләгә. "Син генә Щелкунчикны саклап кала аласың – нык һәм тугрылыклы бул». Гофман әкиятенең тылсымлы дөньясы спектакльнең ике сюжет линиясендә тәкъдим ителгән. Төп сюжет линиясе булып Мәрьям һәм Щелкунчик тарихы тора. Өстәмә линия-Пирлипат принцессасы тарихы. Спектакль өчен үзенчәлекле сценарий язылды, ул пластик күренешләрдән һәм кыска диалоглардан гыйбарәт. Спектакльнең тукымасы тынлыктан, җырлардан, шакулардан, хәрәкәтләрдән, йөгерүдән, төрле сулыш алулардан, курку һәм аны җиңү моментларыннан эшләнгән.

  • Дуслар
  • Сораштыру