![]() С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры узган февраль аенда шактый юллар гизде. Башкортостанның Туймазы шәһәрендә урнашкан татар театры белән булган дуслыкның дәлиле буларак алмаш гастрольләр оештырылды. Безнең театр Туймазыда М.Кәримнең “Кыз урлау” музыкаль комедиясен күрсәтте. Алар бирегә 3 мартта Т.Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакле белән киләләр. Бөгелмә, Әгерҗедә, Удмуртиянең Можга, Ижевск шәһәрләрендә, шулай ук, М.Кәримнең “Кыз урлау” спектакле күрсәтелде. |
Нурсибә Адиева, театрның әдәби бүлеге мөдире | 28.02.2020 |