Яңалыклар

Театр сәнгатенең сихри көче

Билгеле булганча,Рәсәй Федерациясендә 2019 ел Президент В.В.Путин фәрманы белән – Театр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры Роберт Шәймәрданов район үзешчәннәре арасында театр тарихында беренче тапкыр үзешчән сәнгатьтә катнашучылар арасында “Театр фестивале” н уздыру идеясы белән чыкты, оештырды һәм уздырды.Район хакимияте әлеге эшне хуплап, район балалар бакчалары, мәктәпләр, урта белем бирү уку йортлары, авыл мәдәният йортлары, барлыгы 42 үзешчән коллектив әлеге чараларда үзен сынап карады,барлыгы 500ләп кеше фестивальдә катнашты.

Минзәлә җирлеге талантларга нинди бай икәнлегенә таң калырлык.Балалар үзләренең самими, эчкерсез булуы белән сокландырса, өлкәннәр, мәсәлән күптәнге танышларның, бөтенләй башка яктан ачылуы, театр сәнгатенә тартылу теләге үзе бер могҗиза.

Татарстанның халык артисткасы Рәзилә Муллина, театр директоры Роберт Шәймәрданов, район Мәдәният йортының баш белгече Фиразия Сафиуллина, театрның әдәби бүлеге мөдире Нурсибә Адиева составындагы жюри дистәләгән коллективның хезмәтен карап, иң- иңнәрен уңышлыларын бүгенге йомгаклау этабына чакырды. “Театр фестивале”нең йомгаклау этабы 3нче февральдән башлап 18нчы февральгә кадәр безнең театр сәхнәсендә узды, соңгы көнне лауреат Дипломнары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Әлеге фестивальне хуплап, районның күп кенә җитәкчеләре, эшмәкәрләре җиңүчеләргә бүләкләр әзерләде. Иң мәртәбәле бүләк –Гран –при – район хакимияте башлыгы Айдар Фаслахович Салахов исеменнән, район башкарма комитеты рәисе Камил Римович Нәҗмиевтән - махсус Приз. ООО “ АТП” директоры Рамил Кәримов, шәхси эшмәкәр Фәрит Хаматдинов, районның “Веста” оешмасы,”Евромир” кибете хуҗасы Асия Харисова, “Металлосервис” оешмасы начальнигы Алексей Юдин, Минзәлә икмәге” заводы директоры Фәннур Солтанов. “Водолей” кибете хуҗасы Ильяс Гәрәев, “XL” кибете хуҗасы Сәрия Шакирова,”Минзәлә” газетасы баш мөхәррире Илдус Шаһиев, район Мәдәният сарае директоры Гөлчәчәк Габдрахманова үзләреннән саллы гына бүләкләр бирде.

Т.Миңнуллинның “Алты кызга бер кияү” моңсу комедиясен сәүнәләштереп Гран-прига лаек булган Дәвек авылы мәдәният йортына йөрүче үзешчәннәргә район башлыгының зур суммага булган сертификатына өстәп җирле җитәкчеләре Яскәр Биҗанов баян бүләк итте,

“Юность» боз сарае директоры “Иң яхшы ир-ат роле “ номинациясендә Хәмит Шәйхетдиновка 5 меңлек сертификат белән зурлады.

”Заиковский” хуҗалыгы җитәкчесе Радик Фәттахов Әтрәкле һәм Калтак авылы клубларына сертификатлар тапшырды.

Минзәлә театры сәхнәсендә 3- 18 февральләрдә мәйдан тоткан, шулкадәр дулкынланган, янып –көйгән, әллә ничә флакон тынычландыру даруларын эчкән һәм барыбызны да куандырган коллективларны санап китик:

Дәвек авылы мәдәният йорты Т.Миңнуллин “Алты кызга бер кияү” моңсу комедия режиссер Альбина Шәйхетдинова

М.Җәлил исемендәге педагогия колледжы Р.Батулла “Кичер мине, әнкәй” драма режиссер Гөлнур Гыйләҗетдинова

СОШ № 3 И.Зәйниев “Кәҗә, сарык һәм башкалар” әкият режиссерлар Гөлгенә Җәләева,Ольга Тимиркаева

Аю авылы мәдәният йорты Ш.Хөсәенов “Егерме ел үткәч”режиссер Динара Мөхәммәтҗанова

Бикбау авылы мәдәният йорты М.Мөсифуллин “Тискәре ир, начар хатыннар”комедия режиссер Лилия Закирова

Иркәнәш авылы мәдәният йорты Ф.Яруллин “Ак яфрак” әкият режиссер Эльмира Галимова

Нарат Кичү мәдәният йорты Ф.Садриев “Сиңа гына әйтәм” комедия режиссер Рөстәм Әхмәтханов

Кадрәк авылы мәдәният йортыФ.Бүләков “Әбиләргә ни җитми” драма режиссер Фирдания Сафиуллина

Әтрәкле авылы мәдәният йорты А.Әхмәтгалиева “Сагынган чакларымда” драма режиссер Илүзә Солтангалиева .

Шәһәребезнең 3нче санлы урта мәктәбе укытучылары рус милләтеннән булган балаларны да татар телендә әкияттә уйнатып таң калдыруын театр директоры Р.Шәймәрданов , аларга махсус бүләкләр әзерләгән “Минзәлә” газетасы баш мөхәррире И.Шаһиев кабат- кабат ассызыкладылар.”Мин татар теле бетмәячәгенә тагын бер кат инандым”,- диде Илдус Ильязович. Театр директорының тагын бер зур теләге – Калтак авылы үзешчәннәренең мари телендәге спектаклен бик тә Минзәлә театры сәхнәсендә күрсәтәсе килгән иде. Ни кызганыч, җитди сәбәпләр аркасында алар чыгыш ясый алмадылар.

Югыйсә, Минзәлә җирлегендә яшәгән мари милләте кешеләре белән үзара тату, дус яшибез. Аларның балачактан өч телне – мари, татар, рус телләрен белүләреннән ак көнләшү белән бераз көнләшәбез дә әле.

Авыл җирлеге башлыкларының үз клубларына игътибар биреп, котларга килүләре сөенечле – Әтрәкле авылы җирлеге башлыгы Р.Газизҗанов, Аю авылыннан А.Галимов , Тауасты Байлар авылыннан З.Гәрәева чәчәкләр белән чыгыш ясаган коллективларны бүләкләде, мактау сүзләре әйтте.

“Әлеге зур эшләр туктап калмасын, без дулкынны көчәйтеп кенә җибәрсәк, театр сәнгатенә тагын да күбрәк коллективларны җәлеп итә алсак иде”,- диде Р.Ш.Шәймәрданов. Данлыклы Минзәлә театры яңартып җибәргән матур башлангычның дәвамы, һичшиксез, булсын.Тукаебыз әйткәнчә, театр – яктылыкка, нурга илтә... Афәрин, үзешчәннәр! Афәрин, театр коллективы! Бергәләшеп эшләгәндә нинди якты, уңай эмоцияләр уяна, күңелгә рәхәт!

Нурсибә Адиева, театрның әдәби бүлеге мөдире | 21.02.2020
  • Премьералар
  • У.Шекспир «Макбет» трагедия 12+

    Режиссер – Сергей Потапов, Саха Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Рәссам – сценограф – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмыкия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Костюмнар буенча рәссам – Чулпан Азаматова Хореография һәм пластика буенча режисссер - Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Король Дунканның данын яклап күп җиңүләргә ирешкән шотланд рыцаре Макбетка өч сихерче фал ача : аңа Шотландия короле булырга язган! Ялган фалга һәм шөһрәт сөюче хатынына ышанып Макбет король Дунканны үтерә, улларын бу үлемдә гаепле итеп калдыра. Яшь варислар илдән качарга мәҗбүр була. Соңрак якын дусты, киңәшчесе Банконы да яллап үтертә һәм тәхеткә утыра. Канлы юл белән властька ия булган җинаятьченең күңеле тыныч түгел, аның күзенә бертуктаусыз үзе үтерткән дуслары күренә. Принцлар да тик ятмый, Макбетның ялганын фаш итеп тәхеткә дәгъва кыла. Макбет белән леди Макбет бер-берсеннән артык дан-шөһрәт яратып тайгак юлдан китәләр һәм кылган җинаятьләр өчен җавап тоту инде котылгысыз...

  • Ч.Айтматов "Җәмилә" мелодрама 12+

    Режиссер – Тимур Кулов Рәссам – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмык республкасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Алина Мостаева Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Әсәр унбиш яшьлек үсмер егет Сәет исеменнән сөйләнә. Алга таба ул талантлы рәссам буларак үсеп җитә.Вакыйгалар кыргыз авылында, Бөек Ватан сугышының өченче елы барган чорда бара. Җәмилә – Сәетнең абыйсы Садыйкның хатыны. Сылу, ягымлы, шаян Җәмилә беркемгә дә үзен рәнҗетергә бирми, кешеләргә ул һәрчак ачык йөзле. Килен булып төшкән нигезе ныклы, кайнанасы каты куллы, ләкин гадел хуҗабикә. Кешеләр җитмәү сәбәпле Җәмиләне станциягә икмәк ташырга куялар. Аның ярдәмчеләре – Сәет белән сугыштан яраланып кайткан Данияр. Бераздан Җәмиләнең күңеле Даниярга тартыла башлый. Туктаусыз яңгырларга киткән көннәрнең берсендә Данияр белән Җәмилә авылдан качалар. Җирле халык аларны төрлечә каргый. Бары тик Сәет кенә, аларның чиста мәхәббәте шаһите буларак, Җәмилә ягында була һәм ике йөрәкнең мәхәббәт тарихын башкаларга да җиткерәсе килә. Ул шәһәргә, рәссамлыкка укырга китәргә сорый.

  • Н.Анкилов «Солдат хатыны» драма 12+

    Режиссер – Дамир Сәмерханов, Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Рәссам – Сергей Рябинин Композитор – Азат Хөсәенов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Чулпан Аскарова,БРның атказанган артисты Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Вакыйгалар ерак Себердәге “Яшел алан” колхозында, Бөек Ватан сугышы елларында бара. Мария Уварова һәм авылның башка хатын-кызлары ирләрен сугышка озатып, тылда хезмәт куялар. Коточкыч сынаулар – ачлык, хәерчелек, ирләренең үлем хәбәре – хәммәсен үз җилкәләрендә кичерәләр. Әсәрдә батырлык һәм хыянәт, якты киләчәккә ышаныч һәм рух төшенкелеге, чиксез мәхәббәт һәм үз-үзеңне корбан итү бер-берсенә үрелеп бара.

  • Дуслар
  • Сораштыру