Яңалыклар

"СҮНМӘС ДӘРТ"

ТАЛАНТЛЫ СИН, КЕШЕ ТУГАНЫМ!..

1989 ел иде ул. Нәкъ шул елны ейләндем. Җүнле эшем дә юк — тулай торакта комендант булып йерим. Мәдәният министрлыгында профессиональ театрлар белен шефлык иткән шагыйрь Әхмәт Гадел (без ул вакытта танышлар идек!) өйгә шалтырата. "Хәбир энем, мин сиңа эш таптым!" — ди бу. "Нинди эш ул, Әхмәт абый!?" — дим. "Минзәлә театрына директор булып барасың килмиме!?" Мин сүссез калдым. Әле яна гына Казан кызына ейләндем, инде Минзәләгә дә китиммени!?
Әхмәт абый белән сейләшү шулай сүздә генә калды. Мин аны бөтенләй оныттым. Бераздан ишетәм (бер-ике ел узгач), директор итеп Меслим егетен куйганнар икән! Алабуга мәдәни-агарту училищесын, соңрак Казан мәдәният институтын тәмамлаган, шул чорда Татарстан Мәдәният министрлыгында эшләгән Роберт Шәйхел улы Шәймәрданов булып чыкты ул. Ходай аңа көч һәм куәт бирсен дип теләдем. Болгавыр чор бит, күчеш чоры. Ил таркалып ята, театр кайгысы димени анда?! Театрда да шул ук хәл: ничә еллар буе бина ремонтланмаган, коллективта да ниндидер таркаулык сизелә, өлкән артистларның күбесе пенсиягә китеп беткән. Каян көч тапкан ул үзендә, белмим?!
Минзәлә театрында спектакльләрем күп куелгач, миңа аның белән еш аралашырга туры килде. Атап әйтәм: яхшы кеше ул. Усал да ул, ләкин явыз түгел. Тырыш, үҗәт. бетте икән, әйткән сүзен үтәмичә калмый.
Бер мәртәбә дус иттеме, ул сине гомере буе онытмый, һәрвакыт дус итә белә. Алдашканны, ялганлаганны сөйми. Үпкәчәнлеге бар, ләкин анысы да озакка бармый. Эш өчен кирәк икән, ул бөтен нәрсәсен оныта. Мин юкка гына Робертнын бу сыйфатлары турында язмыйм, чөнки житәкче кешенең кыю холкы, үз алдына куйган максаты булмаса, ул уз эшендә беркайчан да зур уңышларга ирешә алмый. Чагыштырып карагыз: элек нинди хәлдә иде Минзәлә театры, хәзер ни хәлдә? "Бары тик 1992 елда гына Роберт Шәймәрдановның тырышлыгы нәтиҗәсендә театр яңа биш автомашина, музыкаль үзәк, столяр станогы, радиовидеоаппаратура, электротоварлар белән баетыла" — дип язылган бит тарих сәхифәсендә. Ана бит аны беркем дә китереп бирмәгән, ул моңа үзе ирешкән. Әйе, Робертның театрга директор булып килүе Минзәлә театры ечен зур уңыш, коллектив өчен зур отыш булды.
Президент ярдәме белән яңа бина тезелү, аны ачу Робертны тагын да канатландырып жибәрде. Яңа театр бинасы ачылу аны мең бәладән коткаргандыр. Ниһаять, кешечә, заманча эшләү, дәртләнеп иҗат итү мөмкинлеге туды. Ул ин беренче булып труппаны яңартты, театрга бик күп талантлы яшьләр агылды. Әйе, күпчелек Алабуга мәдәни-агарту училищесын тәмамлаган студентлар килде. "Алабугадан җүнле артист кайтамы сон инде?" - дип көлеп караучы скептикларның борынына чиртте Роберт. Ул яшьләр шушы театрда тәрбияләнеп, соңрак труппаның нигезен тэшкил иттеләр. "Мөһажирләр'дә һәм башка классик әсәрләрдә гөрләтеп уйнаган яшьләрне чын артист түгел дип әйтергә хәзер кемнең авызы ачылыр икэн!
Директор алып барган сәясәт узенең җимешен бирде — ничәмә еллар олы тарихы булган Минзәлә театрын республикада гына түгел, ә чит өлкәләрдә дә белә башладылар. Үз нигезендә генә казынып ятуны хуп курми Роберт. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә театр коллективы куп тапкырлар Себердә, Пермьдә, Мари Илендә, Свердлауда, Башкортстанда һәм башка республикаларда гастрольләрдә булды, чит илләрдә мәртәбәле фестивальләрдә катнашты. Күчмә шартларда эшләп килгән театрның гастрольләрдән кайтып та кергәне юк. Шуңа күрә дә гастрольләр оештыруны Роберт һәрвакыт үз кулына ала, контрольдә тота. Белгәнебезчә, колхоз-совхозлар бетерелгән авылларда хәзерге кендә спектакльләр оештыруы шактый авырайды. Минзәлә кечкенә шәһәр, урыслашкан шәһәр, монда яңа чыккан премьераны бер өч-дурт тапкыр күрсәтсәң күрсәтә аласың, калганын инде читтә уйнарга туры килә. Гастрольләр оештыру, спектакль чыгарудан тыш, театр ечен ин җаваплы, иң авыр эшләрнең берсе. Админстраторларга гына ышанып бетми Роберт, алар эшлисе эшне дә үз җилкәсенә ала һәм аны җиренә җиткереп башкара. Барган җирендә аны беләләр, аның белән санлашалар.
Минзәлә театры бик күп драматургларның әсәрләрен куйды. Яңа исемнәр барпыкка килде. Роберт драматурглар белән һәрвакыт уртак тел таба белде. Без чын-чынлап аңа моның өчен рәхмәтлебез.
Ләкин пьесасын язып, аны театрга ташлап, кайчан куясыз дип яткан, куйсалар да аның барышы белән кызыксынмаган пьеса язучыларны ул енәп бетерми. Ул андыйларга "күкеләр" дип исем таккан иде. Минем шәхсән аның күз алдында "күке" булып каласым килмәде, спектаклем чыгуга ук, аны үземнең туган якларымда күрсәтмичә калганым булмады һәм инде хәлдән килгәнчә, аның гастрольләрен дә оештыра тор-ган идем.
Әйе, бүгенге кендә театрны җитәкләү җиңел эш түгел. Андый мәшәкатьле эшкә алыну шактый зур көч һәм тазалык сорый. Робертка авыр сынаулар үтәргә һәм каты авырулар кичерергә дә туры килде. Ләкин ул сынмады. Барлык авырлыкларны һәм авыруларны да җиңеп чыкты. Гомерләр уза икән, шул. Инде менә ул да илле яшен тутырды. Шушы олуг юбилее белән котлап, аңа шуны гына телисе килә: Ходай аңа киләчәктә дә нык саулык-сәламәтлек, сынмас көч һәм яшәү дәрте бирсен иде.

"Мәгърифәт" газетасы 15 февраль, 2013 ел
Хәбир ИБРАҺИМ,
драматург.
 


 

--- | 05.06.2013
  • Премьералар
  • М.Карим "Кыз урлау" музыкаль комедия 12+

    Режиссер – Байрас Ибраһимов,ТРның һәм БРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Д.Сираҗиев исемендәге премиясе лауреаты Рәссам – Рөстәм Баймөхәммәтов Костюмнар буенча рәссам – Алия Бәйрәмголыва Композитор – Илшат Яхин,БРның атказанган сәнгать эшлеклесе Хореограф – Чулпан Әскәрова, БРның атказанган артисты Эх, яшь чаклар! Нинди гүзәл, рәхәт, гайрәтле вакытлар! Әҗмәгол агай кебек тагын бераз “батырлык”лар өстәп тә сөйләп җибәрсәң, яшь егет- җилкенчәкнең күңеленә “оеткы” салып та куйсаң! Бүген авылда Сабан туе! Әҗмәгол агайның хикәятләре белән канатланган гаярь егет Котлыәхмәт, үзе кебек кыю егетләр белән сөйләшеп авылның беренче чибәрен урлап алып кайтырга ниятли. Тик кәләш диеп урлап алып кайтканы.. юк, мондый борылышны һич көтмәгән иде Котлыәхмәт.

  • Э.Т.А.Гофман "Щелкунчик" балалар өчен әкият 6+

    Режиссёр – Евгения Богинская Хореограф – Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Ильшат Вильданов Без сезгә батырлык һәм гайрәтлелек, караңгыдан һәм тычканнардан курыкмаган балалар турында сөйләячәкбез. Төп героиня, Мәрьям, исем атасы (крёстный) Дросселмер сөйли торган могҗизалы әкият дөньясына эләгә. "Син генә Щелкунчикны саклап кала аласың – нык һәм тугрылыклы бул». Гофман әкиятенең тылсымлы дөньясы спектакльнең ике сюжет линиясендә тәкъдим ителгән. Төп сюжет линиясе булып Мәрьям һәм Щелкунчик тарихы тора. Өстәмә линия-Пирлипат принцессасы тарихы. Спектакль өчен үзенчәлекле сценарий язылды, ул пластик күренешләрдән һәм кыска диалоглардан гыйбарәт. Спектакльнең тукымасы тынлыктан, җырлардан, шакулардан, хәрәкәтләрдән, йөгерүдән, төрле сулыш алулардан, курку һәм аны җиңү моментларыннан эшләнгән.

  • М.Башкиров "Салкын Кын" трагедия 16+

    Режиссер – Сергей Потапов,Саха республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Валерий Яшкулов, Россия Федерациясенең һәм Калмык республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика һәм хореография буенча режиссер –Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Тәрҗемәче – Ркаил Зәйдулла,Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Кылычны кыныннан суырып алуы җиңел. Ул көч-кодрәт, хакимлек, байлык, башкалардан өстенлек бирә. Ләкин күпмедер вакыттан соң син кылыч белән түгел, ә кылыч синең белән идарә итә башларга , дошманыңа гына түгел, иң якын кешеләреңә зыян салырга мөмкин. Вакытында кылычның кынын табып, аны урынына салырга ихтыяр көчең җитәрме, адәм баласы?!

  • Дуслар

 

 

 


 

 

 

  • Сораштыру