Яңалыклар

Людмила Рыбакова - Минзәлә театрында

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең мәгариф,мәдәният,фән һәм милли мәсьәләләр буенча урынбасары, “Бердәм Россия” партиясе әгъзасы Людмила Рыбакова Минзәлә театры эше белән танышты.

Яшьләрне театр сәнгатенә тарту буенча депутат биргән сорауларга җавап буларак шуларны җиткердек: театр балалар, яшүсмерләр өчен һәрчак актив иҗат эшчәнлеге алып бара.”Бердәм Россия” партиясенең “Кече шәһәр театрлары” федераль программасы буенча соңгы өч елда чыгарылган әсәрләрдән А.Островскийның “Яшенле яңгыр”, Н.Гогольнең “Ревизор”, К.Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” – мәктәп программасыннан. Агымдагы сезонда Гофманның «Щелкунчик» әкияте сәхнәләштерелде. Аннан тыш бэби- театр, курчак спектакльләре театр репертуарында бар.

Л.Рыбакова бинаны тулысынча карап чыкты, З.Хөсниярның”Кайту” әсәренә барган репетицияләрне карады.

Нурсибә Адиева, театрның әдәби бүлеге мөдире | 15.11.2019
  • Премьералар
  • М.Шамхалов "Кайнана" музыкаль комедия 12+

    Режиссер – Дамир Самерханов,Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Рәссам – Ленар Гыйльметдинов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Композитор – Азат Хөсәенов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Хореограф – Илдус Биктаһиров, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Җыр сүзләренең авторы – Фәрит Миргалимов Без еш кына гади хакыйкәтьне онытабыз: булганын сакламыйбыз, ә югалткач елыйбыз. Һәрвакыт гаиләләрдә бер-берсенә җайлашулар була, ике хатын-кыз да – әнисе дә, хатыны да бер үк ир-атны ярата. Спектакльдә конфликтның бер ягы - улы Аязга гомер бүләк иткән әнисе, ә икенче ягы - яшь килене Сәгыйдә. Җәннәт беренче көннәрдән үк киленен кабул итми. Шуңа күрә теләсә нинди сәбәп эзләп яшь киленгә бәйләнә. Өметсезләнеп, Сәгыйдә ире өеннән китә. Тик бәхеткә, дуслары, Илдар белән Зарифа хәйлә белән гаиләне коткарып кала. Өйгә, янәдән, татулык, шатлык кайта.

  • М.Карим "Кыз урлау" музыкаль комедия 12+

    Режиссер – Байрас Ибраһимов,ТРның һәм БРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Д.Сираҗиев исемендәге премиясе лауреаты Рәссам – Рөстәм Баймөхәммәтов Костюмнар буенча рәссам – Алия Бәйрәмголыва Композитор – Илшат Яхин,БРның атказанган сәнгать эшлеклесе Хореограф – Чулпан Әскәрова, БРның атказанган артисты Эх, яшь чаклар! Нинди гүзәл, рәхәт, гайрәтле вакытлар! Әҗмәгол агай кебек тагын бераз “батырлык”лар өстәп тә сөйләп җибәрсәң, яшь егет- җилкенчәкнең күңеленә “оеткы” салып та куйсаң! Бүген авылда Сабан туе! Әҗмәгол агайның хикәятләре белән канатланган гаярь егет Котлыәхмәт, үзе кебек кыю егетләр белән сөйләшеп авылның беренче чибәрен урлап алып кайтырга ниятли. Тик кәләш диеп урлап алып кайтканы.. юк, мондый борылышны һич көтмәгән иде Котлыәхмәт.

  • Э.Т.А.Гофман "Щелкунчик" балалар өчен әкият 6+

    Режиссёр – Евгения Богинская Хореограф – Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Ильшат Вильданов Без сезгә батырлык һәм гайрәтлелек, караңгыдан һәм тычканнардан курыкмаган балалар турында сөйләячәкбез. Төп героиня, Мәрьям, исем атасы (крёстный) Дросселмер сөйли торган могҗизалы әкият дөньясына эләгә. "Син генә Щелкунчикны саклап кала аласың – нык һәм тугрылыклы бул». Гофман әкиятенең тылсымлы дөньясы спектакльнең ике сюжет линиясендә тәкъдим ителгән. Төп сюжет линиясе булып Мәрьям һәм Щелкунчик тарихы тора. Өстәмә линия-Пирлипат принцессасы тарихы. Спектакль өчен үзенчәлекле сценарий язылды, ул пластик күренешләрдән һәм кыска диалоглардан гыйбарәт. Спектакльнең тукымасы тынлыктан, җырлардан, шакулардан, хәрәкәтләрдән, йөгерүдән, төрле сулыш алулардан, курку һәм аны җиңү моментларыннан эшләнгән.

  • Дуслар
  • Сораштыру