Яңалыклар

Театрда сезон ябылды.

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында 83нче иҗади сезон А.Коровкинның “Түтиләр” комедиясе белән ябылды. Тантаналы өлештә Минзәлә муниципаль районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Н.Г.Бикеева, Минзәлә театры директоры Р.Ш.Шәймәрдановлар чыгыш ясады.

Узган 83нче сезонда Минзәлә театры өч мәртәбәле фестивальдә катнашты: Казахстан Республикасының Актау шәһәрендә узган Каспий яны илләренең II фестивалендә Хөсәен Җәвиднең “Иблис” трагедиясе зур резонанс тудырды,Казанда узган “Һөнәр” X Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивалендә “Татар орнаменты. Җанланган бизәкләр” бэби-спектакле һәркемнең күңеленә хуш килде, һәм шушы айда төрки халыкларның XIV Халыкара “Нәүрүз” фестивалендә Михаил Башкировның “Салкын Кын” трагедиясе белән К.Тинчурин исемендәге театр сәхнәсендә бик уңышлы чыгыш ясады.

2019 елда Россиядә игълан ителгән “Театр елы” уңаеннан Минзәлә театры директоры Роберт Шәйхел улы Шәймәрданов инициативасы белән районда театр фестивале бара.Шәһәр һәм авыл балалар бакчалары, шәһәрнең урта белем бирү мәктәпләре, авыл хуҗалыгы техникумы, педагогия көллияте, медицина училищесы коллективлары, районның авыл клублары- һәммәсе әлеге фестивальнең беренче турында катнашты.Көз айларында театр фестивале дәвам итеп, йомгаклау өлеше театрның яңа сезонында булачак, иң осталар биредә, театр сәхнәсендә чыгыш ясаячак.

Яңа сезонда берсеннән – берсе кызыклы премьералар көтелә.Сезнең белән тамаша залларында кабат очрашуга кадәр, хөрмәтле театр сөючеләр!

Нурсибә Адиева, театрның әдәби бүлеге мөдире | 27.06.2019
  • Премьералар
  • М.Шамхалов "Кайнана" музыкаль комедия 12+

    Режиссер – Дамир Самерханов,Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Рәссам – Ленар Гыйльметдинов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Композитор – Азат Хөсәенов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Хореограф – Илдус Биктаһиров, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Җыр сүзләренең авторы – Фәрит Миргалимов Без еш кына гади хакыйкәтьне онытабыз: булганын сакламыйбыз, ә югалткач елыйбыз. Һәрвакыт гаиләләрдә бер-берсенә җайлашулар була, ике хатын-кыз да – әнисе дә, хатыны да бер үк ир-атны ярата. Спектакльдә конфликтның бер ягы - улы Аязга гомер бүләк иткән әнисе, ә икенче ягы - яшь килене Сәгыйдә. Җәннәт беренче көннәрдән үк киленен кабул итми. Шуңа күрә теләсә нинди сәбәп эзләп яшь киленгә бәйләнә. Өметсезләнеп, Сәгыйдә ире өеннән китә. Тик бәхеткә, дуслары, Илдар белән Зарифа хәйлә белән гаиләне коткарып кала. Өйгә, янәдән, татулык, шатлык кайта.

  • М.Карим "Кыз урлау" музыкаль комедия 12+

    Режиссер – Байрас Ибраһимов,ТРның һәм БРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Д.Сираҗиев исемендәге премиясе лауреаты Рәссам – Рөстәм Баймөхәммәтов Костюмнар буенча рәссам – Алия Бәйрәмголыва Композитор – Илшат Яхин,БРның атказанган сәнгать эшлеклесе Хореограф – Чулпан Әскәрова, БРның атказанган артисты Эх, яшь чаклар! Нинди гүзәл, рәхәт, гайрәтле вакытлар! Әҗмәгол агай кебек тагын бераз “батырлык”лар өстәп тә сөйләп җибәрсәң, яшь егет- җилкенчәкнең күңеленә “оеткы” салып та куйсаң! Бүген авылда Сабан туе! Әҗмәгол агайның хикәятләре белән канатланган гаярь егет Котлыәхмәт, үзе кебек кыю егетләр белән сөйләшеп авылның беренче чибәрен урлап алып кайтырга ниятли. Тик кәләш диеп урлап алып кайтканы.. юк, мондый борылышны һич көтмәгән иде Котлыәхмәт.

  • Э.Т.А.Гофман "Щелкунчик" балалар өчен әкият 6+

    Режиссёр – Евгения Богинская Хореограф – Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Ильшат Вильданов Без сезгә батырлык һәм гайрәтлелек, караңгыдан һәм тычканнардан курыкмаган балалар турында сөйләячәкбез. Төп героиня, Мәрьям, исем атасы (крёстный) Дросселмер сөйли торган могҗизалы әкият дөньясына эләгә. "Син генә Щелкунчикны саклап кала аласың – нык һәм тугрылыклы бул». Гофман әкиятенең тылсымлы дөньясы спектакльнең ике сюжет линиясендә тәкъдим ителгән. Төп сюжет линиясе булып Мәрьям һәм Щелкунчик тарихы тора. Өстәмә линия-Пирлипат принцессасы тарихы. Спектакль өчен үзенчәлекле сценарий язылды, ул пластик күренешләрдән һәм кыска диалоглардан гыйбарәт. Спектакльнең тукымасы тынлыктан, җырлардан, шакулардан, хәрәкәтләрдән, йөгерүдән, төрле сулыш алулардан, курку һәм аны җиңү моментларыннан эшләнгән.

  • Дуслар

 

 

 


 

 

 

  • Сораштыру