Яңалыклар

Минзәлә театрында – автор да,режиссер да.

Июль урталарында,гадәттәгечә, Минзәлә театры тулы составта җәйге ялларга китә. Әле 1июльдә Болгарга экскурсиягә барабыз, 4юльдә табигатьтә театр сабантуен уздырачакбыз.
Хәзерге вакытта театрга “Бердәм Россия” партиясенең федераль программасы кысаларында “Культура малой Родины” проекты буенча куелачак Зиннур Хөсниярның “Кайту” әсәрен сәхнәләштерү өчен Уфадан режиссер Эдуард Шахов килде.

Э.Шахов - Уфа дәүләт сәнгать академиясен тәмамлаган. Мәскәүдә ,Анатолий Васильевның “Школа драматического искусства” театрында режиссерлык лабораториясендә, Санкт-Петербургта Владимир Фокинда Александринский академия театрында белемен арттырган. Башкортостанның Салават, Стәрлетамак, Сибай, Уфаның “Нур” театрларында,Оренбург,Березнеки,Первоуральск, Новокузнецк,Новосибирск, Татарстанда Г.Камал исемендәге Академия театрында, Әлмәт театрында һәм башка күп кенә шәһәрләрдә уңышлы спектакльләр куйган.РФнең ”Алтын битлек” милли театраль премиясенә берничә әсәре дәгъва иткән.

Режиссер белән бергә әсәрнең авторы, “Сәхнә” журналының баш мөхәррире, шагыйрь, язучы Зиннур Хөснияр да килде.Зиннур Зиятдинович Минзәлә театрының күптәнге якын дусты.Безнең театр сәхнәсендә моңа кадәр аның ике әкияте сәхнәләштерелде.Театр тарихында күп кенә авторлар – Юныс Әминов, Хәй Вахит, Риза Ишморат, Аяз Гыйләҗев, Сәет Шәкүров һәм башкалар һәрчак үз әсәрләрен артистлар белән, режиссер белән киңәшеп, кирәк урыннарын кабат язып эшләгәннәр, аның нәтиҗәсе бары уңай гына булган.Минзәлә театры традицияләрен саклап та, кабат яңартып та эшли торган театр.

“Кайту”ның премьерасы яңа, 84нче сезонда булачак.

Нурсибә Адиева, театрның әдәби бүлеге мөдире | 22.06.2019
  • Премьералар
  • М.Шамхалов "Кайнана" музыкаль комедия 12+

    Режиссер – Дамир Самерханов,Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Рәссам – Ленар Гыйльметдинов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Композитор – Азат Хөсәенов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Хореограф – Илдус Биктаһиров, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Җыр сүзләренең авторы – Фәрит Миргалимов Без еш кына гади хакыйкәтьне онытабыз: булганын сакламыйбыз, ә югалткач елыйбыз. Һәрвакыт гаиләләрдә бер-берсенә җайлашулар була, ике хатын-кыз да – әнисе дә, хатыны да бер үк ир-атны ярата. Спектакльдә конфликтның бер ягы - улы Аязга гомер бүләк иткән әнисе, ә икенче ягы - яшь килене Сәгыйдә. Җәннәт беренче көннәрдән үк киленен кабул итми. Шуңа күрә теләсә нинди сәбәп эзләп яшь киленгә бәйләнә. Өметсезләнеп, Сәгыйдә ире өеннән китә. Тик бәхеткә, дуслары, Илдар белән Зарифа хәйлә белән гаиләне коткарып кала. Өйгә, янәдән, татулык, шатлык кайта.

  • М.Карим "Кыз урлау" музыкаль комедия 12+

    Режиссер – Байрас Ибраһимов,ТРның һәм БРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Д.Сираҗиев исемендәге премиясе лауреаты Рәссам – Рөстәм Баймөхәммәтов Костюмнар буенча рәссам – Алия Бәйрәмголыва Композитор – Илшат Яхин,БРның атказанган сәнгать эшлеклесе Хореограф – Чулпан Әскәрова, БРның атказанган артисты Эх, яшь чаклар! Нинди гүзәл, рәхәт, гайрәтле вакытлар! Әҗмәгол агай кебек тагын бераз “батырлык”лар өстәп тә сөйләп җибәрсәң, яшь егет- җилкенчәкнең күңеленә “оеткы” салып та куйсаң! Бүген авылда Сабан туе! Әҗмәгол агайның хикәятләре белән канатланган гаярь егет Котлыәхмәт, үзе кебек кыю егетләр белән сөйләшеп авылның беренче чибәрен урлап алып кайтырга ниятли. Тик кәләш диеп урлап алып кайтканы.. юк, мондый борылышны һич көтмәгән иде Котлыәхмәт.

  • Э.Т.А.Гофман "Щелкунчик" балалар өчен әкият 6+

    Режиссёр – Евгения Богинская Хореограф – Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Ильшат Вильданов Без сезгә батырлык һәм гайрәтлелек, караңгыдан һәм тычканнардан курыкмаган балалар турында сөйләячәкбез. Төп героиня, Мәрьям, исем атасы (крёстный) Дросселмер сөйли торган могҗизалы әкият дөньясына эләгә. "Син генә Щелкунчикны саклап кала аласың – нык һәм тугрылыклы бул». Гофман әкиятенең тылсымлы дөньясы спектакльнең ике сюжет линиясендә тәкъдим ителгән. Төп сюжет линиясе булып Мәрьям һәм Щелкунчик тарихы тора. Өстәмә линия-Пирлипат принцессасы тарихы. Спектакль өчен үзенчәлекле сценарий язылды, ул пластик күренешләрдән һәм кыска диалоглардан гыйбарәт. Спектакльнең тукымасы тынлыктан, җырлардан, шакулардан, хәрәкәтләрдән, йөгерүдән, төрле сулыш алулардан, курку һәм аны җиңү моментларыннан эшләнгән.

  • Дуслар

 

 

 


 

 

 

  • Сораштыру