![]() С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры Р.Ш.Шәймәрданов идеясе буенча РФдә “2019 ел –Театр елы” дип игълан ителү уңаеннан Минзәлә районы балалар бакчалары, мәктәпләр, авыл клублары , шәһәр оешмалары коллективлары арасында театраль фестиваль старт алды . Театрның идеясен район хакимияте, мәгариф бүлеге, район мәдәният бүлеге хуплап каршы алды.Мондый яклау, әлбәттә,югары дәрәҗә алды: балалар бакчалары, мәктәпләр, урта белем бирү уку йортлары дәррәү кубып, дип әйтергә кирәк,безнең фестивальдә катнашырга теләк белдерде. Март -апрель аенда сайлап алу туры узса (авыл клублары арасында ул әле һаман дәвам итә),29, 30 апрельдә шәһәр балалар бакчалары арасында йомгаклау туры узды. Бу зур бәйрәмдә сигез балалар бакчасы коллективлары Минзәлә театры сәхнәсендә чын артистларча зур җаваплылык хисе тоеп чыгыш ясады. Никадәр зур хезмәт куйганнар коллектив җитәкчеләре, тәрбиячеләр, ата-аналар һәм балалар үзләре! Менә бит, безнең Минзәләдә күпме талант, күпме фидакарь кешеләр яши! Фестивальнең максаты да, театр директоры Роберт Шәймәрданов әйтүенчә, нәкъ менә талантларны ачыклау, аларга киләчәктә һөнәр сайлаганда ярдәм итү, сәнгатькә тартылучыларны үзебезнең театр артистлары итеп укытып, тәрбияләп җиткерү. Ниһаять, шәһәр балалар бакчалары арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнде: III урында МБДОУ№ 4 «Гномик» К.Чуковский «Мойдодыр» МБДОУ№9 “Теремок” “Төлке белән Куян”рус халык экияте(татар телендә) II урында МБДОУ №1 «Нефтяник» Г.Х.Андерсен «Дюймовочка» МБДОУ№ 2 «Алтынчәч» «Өч кыз “татар халык экияте(татар телендә) МБДОУ№8 «Солнышко» инсценировка Л.А Фарраховой “Зәңгәр күл, бик матур күл”(татар телендә) I урында МБДОУ№5 «Зоренька» «Волк и семеро козлят» русская народная сказка на новый лад МБДОУ№10 “Чишмә” “Дело мастера боится» по мотивам сказки «Теремок», приуроченный к Чемпионату профессий МБДОУ№11 «Шатлык» И.Крылов «Стрекоза и Муравей» Жюри әгъзалары – ТРның атказанган артисты Әхнәф Исрафилов, ТРның халык артисты Рәзилә Муллина, театр директоры Роберт Шәймәрданов барлык чыгышларга җентекләп бәя бирделәр,коллективларга Дипломнар тапшырылды.Минзәлә муниципаль районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева коллективларны котлап, яңа уңышлар теләде. Шулай ук, театр директоры ике аеруча талантлы балага театрга йөрергә еллык абонемент бирәчәген белдерде, аларның исемнәре алга таба билгеле булачак. Тәнәфесләрдә Руди исемле клоун - артист Рөстәм Зиннуров, залда утырган нәни тамашачыларыбызның һәм кунакларның күңелен күрде. Безнең театр фестивалендә авыл балалар бакчалары коллективлары да катнаша: Югары Тәкермән, Хуҗәмәт, Воровский авыллары балалар бакчалары коллективлары безгә үзләренең чыгышларын күрсәтте, аларга , шулай ук, Дипломнар тапшырылачак. Мәктәпләр, урта белем бирү уку йортлары арасында нәтиҗәләр көзгә билгеле булачак. Шәһәр балалар бакчалары коллективларына тагын бер кат рәхмәтләребезне җиткереп, һәммәсенә, 11 коллективка да яңа уңышлар теләп калабыз! Моңа кадәр тамашачылар булсагыз, сез хәзер безнең нәни коллегаларыбыз да. Киләчәктә, чынлап та, арагыздан Минзәлә театрында иҗат итәчәк артистлар табылсын иде! |
Нурсибә Адиева, театрның әдәби бүлеге мөдире | 06.05.2019 |