Яңалыклар

"Бер яшибез җирдә, бер туып"

Гомернең алтын уртасына җиткәч, күз тутырып үткәннәргә бер борылып карыйсы килә. Яшәлгән еллар, эшләнгән эшләр йөз аклыгы булырлыкмы, үкенерлек гамәлләр кылынмаганмы?..
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Шәйхел улы Шәймәрданов – татар сәнгате, театры белән кызыксынып яшәүчеләр өчен ят исем түгел. Минзәлә татар дәүләт драма театрының соңгы егерме елдан артык эшчәнлеге, ирешкән уңышлары нигездә нәкъ менә аның директоры белән бәйле. Коллективтагылар юкка гына җитәкчеләрен үз итеп: «Ул безнең директор гына түгел, кирәк чагында режиссер да, завхоз да, әдәби бүлек мөдире дә, хисапчы да», – дип уенын-чынын кушып телгә алмый.
Роберт абый – партизан кебек. Аның авызыннан үз тормышы, шәхесе, уңышлары турындагы мәгълүматны келәшә белән тартып алырга кирәк. Сүз җебе театрга, татар тамашачысына, җанны әрнеткән темаларга әйләнә дә кайта, әйләнә дә кайта.
Мин үзем, Роберт әфәнденең тормыш юлыннан әзме-күпме хәбәрдар булганга, бернәрсәгә аптырыйм: язмышның аңа, алтын таулар ук булмаса да, зур-зур түрәләр тирәсендә дәрәҗәле урыннар, әйбәт хезмәт хакы, карьера баскычы әзерләп, кулына китереп тоттырган мәлләре әз булмаган. Мәдәният һәм сәнгать институтының өченче курсын экстерн рәвештә төгәлләтеп, Минзәләгә мәдәният бүлеге мөдире итеп тәкъдим итәләр аны. Егетнең исә Гөлфәния исемле бик чибәр кызга өйләнергә өлгереп, Рушан исемле малай үстереп яткан чагы. «Юк, гаилә, бала... – хатынның укып бетерәсе бар», – дип шунда ук баш тарта. Берәү булса, студент икмәге кимереп яткан җиреннән мондый тәкъдимгә биш куллап ябышыр иде дә соң...
Укып бетерүгә, Робертны Яңа Чишмә район үзәгенә музыка мәктәбе директоры итеп билгелиләр. Кулына бүген генә диплом алган яшь белгеч өчен монысы да язмыш бүләге. «Бара алмыйм, Гөлфәниянең тагын бер ел укыйсы бар бит. Менә шуннан соң республиканың теләсә кайсы почмагына җибәрсәгез дә барырмын», – дип ялына-ялына, бу вазыйфаны да кире кага.
Фәнни-методик үзәктә эшли башлаган Роберт Шәймәрдановның кыска гына вакыт аралыгында Казанны гөрләтүе, «Каз өмәсе», «Татар эстрадасы», «Татар җыры» конкурслары оештырып, халыкны аһ иттерүе югарыдагылар күзенә чалынмый калмый – аны мәдәният министрлыгының сәнгать һәм милләтара мәдәни багланышлар бүлегенә өлкән инспектор итеп билгелиләр. Бу чорда «Уйнагыз, гармуннар» һәм Фәйзулла Туишев исемендәге гармунчылар конкурсы чын мәгънәсендә бөтен татар халкын берләштерүче көчкә әйләнә. Казанга илнең төрле почмакларыннан гармунчылар агыла, Ленинградтан, хәтта Якутиядән дә килеп җитәләр. Меңләгән кунакны каршы алу, урнаштыру; дипломнар, медальләр әзерләү, бәйрәмнәрне республиканың йөзен кызартмаслык итеп үткәрү өчен төн йокыларын онытып чабарга туры килә.
Бу урында мин шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинның шигъри юлларын телгә алыр идем:
           Бу гомерләр безгә ике килми,
           Бер яшибез җирдә, бер туып.
           Шушы җирдә бик каласы килә
           Бер югалмый торган җыр булып...
Өлешләргә тигән гомерне пыскып түгел, дөрләп янган учактай балкып, җаны туңганнарны җылытып яшисе килә! Җанның һаман тынгы тапмыйча, үз урынын эзләп бәргәләнүе шуны аңлаудан, шуңа омтылудан түгел микән соң?.. Җылы урында тук кыяфәт белән тик утыру аныкы түгел, түгел... Егетнең бу халәтен күреп, бергә эшләүче Әхмәт Гадел (шагыйрь вафат инде, урыны җәннәттә булсын): «Карале, Минзәлә театры директоры Мәүҗит Фәттахов китәргә җыена, шунда бармыйсыңмы соң?» – дип сорап куя. Ә нигә бармаска? Минзәлә – туган ягы Мөслимгә терәлеп тора, димәк, әти-әни тирәсендә дә булачак! Бертуган абыйлары, туганнары да Минзәләдә яши... Менә шундый самими хисләр һәм туган як җепләре Роберт абыйны Казаннан кубарып кайтара. Соңыннан, берничә ел үткәч, Минзәләнең район башлыгы да аны үз янына социаль мәсьәләләр буенча урынбасар итеп эшкә дәшәчәк, тик театр директорының бу вазыйфадан – бүтәннәр җитәкченең табан астын ялый-ялый үрмәләргә теләгән кәнәфидән баш тартуын, «юк» диюен ишетеп, шаккатачак әле...
Ә хәзергә... Минзәләдә әллә кайчан ремонтка ябылып, таркау хәлгә килгән театр бинасы, кая барып сугылырга белмәгән коллектив, буш складлар каршы ала яңа директорны. 1992 елның 18 мае – Роберт абыйның үзе өчен дә, театр өчен дә яңа тормыш башлаган көн ул. Директорның беренче эш көне булса, артистлар өчен – гадәти: кемдер театрда хезмәт куя, кемнәрдер, менә, «Безнең әти мировой» спектакле белән гастрольгә китәргә җыена. Инде машиналар килеп туктаган, тик артистларның гына барысы да килмәгән икән ләбаса! Бер көн, ике көн үтә шулай. Баксаң, берничә яшь артистның, йөгәнсезләнеп, үз көйләрен көйләп йөргән чагы икән... Директорның тимерне кызуында сугып, тиз арада алардан аңлатма яздыруы, спектакльне өзгән артистларга саллы гына чаралар күрүе башкалар өчен гомерлек сабак була.
«Театрда кайчак диктатор булу да кирәк шул. Юк, Пиночет я Муссолини диюем түгел, әйбәт диктатор, катырак хуҗа...»
Роберт Шәймәрданов турында  сүз кузгалтканда, «ул тумыштан ук оештыручы булып тугандыр», дип елмаялар. Туксанынчы елларда илдә барган үзгәрешләр бөтен тармакны пыран-заран китереп, театрлар да көч-хәл белән җан асраганда, аны җитәкләп алучы, үз җилкәсен терәк итүче, бөтенесен күз уңында тотучы хуҗа булмаса, Минзәлә театрының шанлы тарихы бүгенгәчә дәвам итә алыр иде микән? 1985 елда ук ремонтка ябылган театр бинасын күз явын алырлык итеп аякка бастыру гына да зур бер батырлык бит. Аның өчен күпме көч түгелгәнен директор үзе генә беләдер. Татарстанның беренче президенты М.Ш.Шәймиевка театр коллективы мең-мең рәхмәтле. Вакытында тиешле матди ярдәм күрсәтә, үтенеч белән мөрәҗәгать иткән бер генә хатны да игътибарсыз калдырмый ул.
«Бервакыт ремонтның ничек барганын карарга Шәймиев үзе килде. Әле эшлисе эшләребез байтак иде. Кул кысышып күрешкәндә Президент хәлне сораша: «Тагын алты йөз мең. Җитәме?» Мин кулны җибәрмим, баш кына чайкыйм. «Бер миллион», – ди президент. Юк, кулны һаман җибәрмим. «Ике!» – Кулны ычкындырмыйм. «Могҗизалар кыры»нда диярсең, шул рәвешле «сатулаша» торгач,  Шәймиев «Өч миллион!» диде дә  кулын кинәт тартып алды. Өч кенә түгел, яңадан биш миллион акча бирдерде. Ул безнең театрга гел ярдәм күрсәтте, зур рәхмәт аңа. Елга 300 спектакль куйганыбызны белгәч, «Ел эчендә дә 360 көн генә бит, ничек шулкадәр эшли аласыз?!» дип безне үсендереп тә куйды...»
Соңыннан,1999 елның 4 июнендә, театрның яңа бинасын ачу тантанасында М.Ш.Шәймиев: «Хәзерге театр директоры Роберт Шәймәрданов театрны төзеп чыгар өчен армыйча-талмыйча, безне дә җиңеп чыгып, шулкадәр түземлелек, шундый кешелеклелек сыйфатлары күрсәтте», – дип чыгыш ясаячак әле...
Авырлыкларның күзенә карап атлау, аларны җиңә белү дә, елгырлык, булдыклылык, сәнгатькә мәхәббәт тә туган туфрактан, ана сөтеннән киләдер. Мөслим районының Роберт абый туып-үскән Тат.Шуран авылы - табигатьнең оҗмахка тиң бер почмагы. Иркәләнеп аккан Ык елгасы, бөрлегәннәр мәмрәп пешкән әрәмәләр; җиләк-гөмбә белән сыйлаган урманнары дисеңме. Табигать кочагында үскән кешенең йөрәгендә генә матурлыкка омтылу яши дә инде. Малайларны җыйнап, оештырып, тегендә-монда йөрү – Роберт өстендә. Кулына гармун тоткан егет авылдагы «пятачокларда» да (нишләптер аны биредә кичке уен димиләр) күз өстендәге каш булгандыр, мөгаен. Шулай дигәч, үзе мыек астыннан гына елмаеп куя ул... Әнисенең аерата җор телле булуы, күрше-тирәнең «әй, артист та инде үзең, Мәрхәбә апа», диешүе; әтисе Шәйхел абыйның авылда беренчеләрдән булып патефон, җыр пластинкалары алып кайтуы, аның ягындагы туганнарының киң сулыш белән өздереп җырлаулары да үзенекен итми калмагандыр. Дүрт малай тәгәрәп үскән гаиләдә эшнең дә төрлесе эләккәндер. Кечкенәдән хезмәт белән тәрбияләнеп үскән авыл баласы авырлыклардан качарга ашыкмый ул.
«Алай дисәң дә... Мин менә мәктәптә тарих, әдәбият, биология, география кебек фәннәрне су урынына эчтем, ә төгәл фәннәрне яратмадым инде. Синус, косинус... Юк инде, минеке түгел...Башыңа төшкәч, тормыш анысын да өйрәтә икән тагын. Бүген үземә финансист та, бухгалтер да булырга туры килә... Тугыз-унны Мөслимдә укыгач, Алабуга мәдәният училищесына киттем бит мин, хор-дирижер бүлегенә. Математикадан имтихан булмавы кызыктырды... Болай үзем бәләкәйдән үк китаплар укырга ярата идем. Хәзер дә газета-журнал укымыйча бер көн дә тора алмыйм. Почтаны онытып кайтып китсәм, машинаны кабызып кире булса да барам. Китермәсәләр, «почта килмәдеме әле?» дип шалтыратып теңкәләренә тиеп бетәм...
Без үскәндә авылга Әлфия Афзалова, Илһам Шакиров, Таһир Якупов, Зиннур Нурмөхәммәтов концертлары, башкорт, Минзәлә, Әлмәт театрлары килә иде. Иң аянычлысы – аларга мәктәп укучыларын кертмиләр! Ишек төбенә иң кырыс, күн итекле бер укытучыны сакка куялар. Качып керәлгәне керә йә тәрәзәдән булса да карый, керә алмаганы кайтып китә инде. Мин моны бик зур хата дип саныйм. Шул моңнарны тыюны мәгънәсезлек димичә башкача ни дисең? Аның спектакльләрендә дә бернинди оятсызлык, начарлык юк иде бит, киресенчә, гел патриотик тәрбия иде. Шунда артыңа күн итек белән тибә-тибә кусыннар инде. Бүген менә порнография, наркотик сатып йөриләр - аларны куучы юк! Шундый хәлләргә җан әрни. Җитмешенче-сиксәненче еллар яшь буынны моңнан, сәнгатьтән аерды дим мин».
Бүген Минзәлә театрының мәктәпләр белән тыгыз эшләвенә сокланырга гына кала. Спектакльләрне мөмкин кадәр яшь буынга күрсәтү ягында коллектив, республикада алар булмаган район калмагандыр. «Сөннәтче бабай», «Мөһаҗирләр», «Мулла», «Остазбикә» спектакльләре белән танышмаган укучылар да сирәктер. Гомумән, театр репертуары нигездә авыл җанлы чын татар тамашачысын күздә тотып сайлана. Ничек кенә булмасын, татарның җаны, асылы – авылда. Авыл яши икән, милләтнең теле дә, моңы да, киләчәге дә бар дигән сүз. «Өстәгеләр»не нәкъ менә шушы хәл куркыта да инде. Тикмәгә генә җиң сызганып авылларны юк итү сәясәте алып барылмас иде. Хәтергә алсагыз, бер чорда республиканың бөтен авылларында диярлек берьюлы кинәт кенә клубларның түбәсе «яраксыз хәлгә килеп», аларны мәңгелек ремонтка ябып куйдылар, кайберләрен, яңасын төзербез дигән сылтау белән, нигезенә кадәр сүтеп ташладылар. Кая барып сугылырга белмәгән яшьләрне авылдан биздерүнең менә дигән ысулы иде бу. Авыл алай гына бирешергә теләмәгәч, балалар бакчалары, мәктәпләр, больницаларга һөҗүм башланды. Бу – авылны гына үлемгә дучар итү түгел, милләтнең киләчәгенә һөҗүм. Үз язмышы белән телен тешләп ризалашкан авыл исә кемнеңдер яклавыннан өмет өзеп, ипләп кенә тез чүгеп бара.
«Нәкъ шундый курку бар. Элек, Себер, Сведловск, Оренбург якларына гастрольләргә баргач, ташландык рус авылларын, җимерек йортларны, сугыш вакытындагы кебек тырпаеп калган морҗаларны күреп, шаккатып кайта идек. Шушы көннәр татар авылына да килмәсме? Яшьләр китеп бетә бит, менә шул куркыта.
Мәчетләрнең буш торуы да куркыта. Алар гына түгел, кешеләрнең күңелләре буш. Хыяллары, максатлары юк. Әни әйтә иде: «Сугыш чорында авыз тутырып ипи ашау турында хыяллана идек. Андый көннәр килер микән ул, диешә идек», – ди торган иде. Адәм баласы хәзер ни тели – шуны ашый, шуны кия. Нужалыктан котылгач, бәйдән  дә ычкынмадымы икән ул? Рухи байлыгын бөтенләй диярлек югалтты бит халык.
Туксанынчы елларда Ижауга бара идек, мең урынлы “Ижмаш”мәдәният сараенда шыгрым залларда алты көн рәттән спектакль күрсәтә идек. Хәзер исә бер көн җыя алсак шатланабыз. Чөнки теге еллардагы буын үлеп бетте, аларның балалары инде рус теллегә әверелеп өлгергән. Күпчелек татар базарга күчеп беткән. Ә анда күчсә, ул инде дөньясын оныта, аңа китабың да, театрың да кирәкми.
Авыл җирендә исә хуҗа бетте. Инвесторыңа клубың да, спектаклең дә кирәк түгел. Инвестор – авылдагы мәдәниятне үтерүче ул.
Беркөн килеп, урамда татарча сөйләшеп йөрүче аборигеннар гына калмасмы – менә шул куркыта».  
Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк дигән гыйбарәне ничә тапкыр кабатласаң да зыян итмәс. Чыннан да, беркөн килеп татар язучылары  күз нурын түгеп язган китапларның, театр коллективларының, татар җырының, гомумән, сәнгатенең кирәге калырмы? Аларны укый-аңлый белүче табылырмы? Бүген, бөтен дөньясы мәтәлә-кадала Интернет чүплегендә казынганда, кешелек сыйфатларын җуеп, күзе тонып, мал артыннан куганда, тарихи мирас һәм киләчәк турында уйланучылар бармы? – Бармак белән генә санарлык булса да, андыйлар бар әле, шөкер, бар.
Минзәлә театрының гөрләп эшләвенең сере тарихи ядкарьләрне кадерли белүендә дә түгел микән? Театрның бай музее – искиткеч бер олы хезмәт булса, нигез ташы салган Сабир Өметбаев исемен олылау, мәңгеләштерү – Роберт абыйның кешелеклеге, олы җанлылыгы турында сөйләүче дәлил. Гадәттә җитәкче кешеләрнең күбесе үзеннән алда эшләп киткәннәрнең исемен мөмкин кадәр тизрәк оныттырырга, уңышларын калкытып күрсәтмәскә тырыша. Ә биредә шуның киресе: театрда С.Өметбаев исемендәге премия булдырырган, театр фойесында аның бюсты каршы ала; ул яшәгән йортка мемориаль такта куелган; инде менә һәйкәл дә куеп өлгергәннәр. Театрга Сабир Өметбаев исеме бирү турында да Роберт абый шәхсән үзе кайгырта – 1996 елдан башлап Минзәлә театры үзенә нигез ташы салган шәхеснең исемен йөртә. Минзәлә урамнарына театрның күренекле артистлары Хәдичә Сәлимова, Мөхит Кичубаев, Әнвәр Фәсхетдинов, Җиһаншиннар исемнәре бирелү дә Р.Шәймәрданов «гаебе».
Инде ялга киткән артистлар турында кайгырту да, эшләп торганнарының теләсә нинди проблемасын – торак мәсьәләсен дисеңме, авырып киткәндә матди як булсын – хәл итәргә тырышу да директорның яшәү рәвеше. Шунысы кызык: Минзәлә театры әле соңгы дүрт елда гына үз режиссерына – Ф.Бикчәнтәевның укучысы Дамир Самерхановка тиенеп эшли. Моңа кадәр спектакльләрне чыгару өчен төрле режиссерларга мөрәҗәгать итеп яшәгәннәр. Таякның авыр башы, әлбәттә, иң беренче чиратта җитәкчегә төшкән. Шулай булса да, бу чорда да театр җиңү арты җиңү яулап, спектакль арты спектакль чыгарып килә. Мәскәү, Уфа, Ижау, Сарапул шәһәрләренә, Пермь, Марий Эль, Себер якларына гастрольләргә барганнар; Г.Исхакый иҗатын пропагандалаган өчен 2005 елда Татарстан Республикасының Муса Җәлил, 2011 елда Гаяз Исхакый исемендәге премияләренә лаек булганнар. Кече шәһәр театрларының Мәскәүдә узган 6 нчы фестивалендә «Сөннәтче бабай» спектакле белән катнашып, диплом белән бүләкләнгәннәр. Төрле елларда К.Тинчурин исемендге республика фестивальләре, төрки халыкларының «Нәүрүз» фестивальләре, Кама аръягы фестивальләре дипломнарының санын үзләре дә белмидер, мөгаен.
2009 елда Төркиянең Конья шәһәрендә «Мең сулыш һәм бер аваз» дип исемләнгән II нче халыкара фестивальдә «Сөннәтче бабай» драмасын күрсәтеп, андагы тамашачыларны да шаккаттырып кайта коллектив.
«Без бит Сабада үткән Театрлар сабантуенда Казан мэры И.Метшинның 500 меңлек грантын откан идек, Төркиягә шуның акчасына бардык. Сабантуйда иң күп балл җыйды безнекеләр!
Төркиядә Исхакый әсәрен татарча уйнаган иң беренче театр булдык без! Кыргыз, казах, башкорт, гагауз, Косово, Македония, Кипр һәм башка (барлыгы 11 илдән) төрки театрлар да килгән иде. Төркия театры үзе Гогольнең «Өйләнү»ен уйнады... «Сөннәтче бабай»ны бик яратып кабул иттеләр, соңыннан да, безнекеләрне күргәндә, «о-о, сөннәтче бабай!» дип исәнләшәләр иде. Төркиягә түбәтәй киеп барган идем, Минзәләгә әйләнеп кайтканчы башымнан төшермәдем. Казахлар, кыргызлар бер-ике көн генә  милли башлыктан йөрделәр дә аннан салып аттылар. Мин әйтәм, милли горурлыгыгыз юкмыни, киеп куегыз. Сез дә бөек халык, дим тегеләргә. Кигәндәй иттеләр дә барыбер салып ташладылар. Андагы операторлар рәхәтләнде инде минем түбәтәйне камерага төшереп...»
Шушы фестивальдә Әзәрбәйҗан Академик милли драма театры алып килгән «Ташкын» (төрек драматургы Түнҗәр Җүҗәноглы әсәре) спектаклен карап таң кала Роберт абый, автор белән очраша. «Без дә куячакбыз!» дигән ниятен Минзәләгә алып та кайта, тормышка да ашыра. Дамир Самерханов куйган әлеге драма инде тамашачылар хозурына килеп тә иреште. Үзәктә кешенең курку хисе (бәлки, коллык психологиясе?) торган әлеге фәлсәфи-психологик әсәр театрның тагын бер зур уңышы. Спектакльнең эчтәлеге буенча сәхнәдә хөкем сөрергә тиеш тынлык өчен хәтта Кукмара итек фабрикасына кадәр барып җитә директор. Алар исә, спонсорлык ярдәме күрсәтеп, «тавышсыз» йөри торган махсус аяк киемнәре тегеп бирә. Коллектив бу драма белән 4 нче Бөтенрусия «Һөнәр» яшь татар режиссурасы фестивалендә катнашып, театр белгечләренең дә югары бәясенә лаек булды.
Р.Шәймәрданов: «Театр – җанлы организм, ул чүпрә кебек... Гел үсештә генә булмаган, бер адым алга, ике адым артка киткән чаклар да булгалый», – дисә дә, театрның соңгы елларда ныклы адымнар белән бары тик алга атлавы күзәтелә. М.Галәүнең «Мөһаҗирләр», Т.Миңнуллинның «Мулла», Әбүбәкернең «Буйдаклар», Батулланың «Гашыйклар кәмите», Р.Харисның «Күзләреңнән үбеп» кебек әсәрләре – тамашачыны елата да, көлдерә дә, уйландыра да торган әсәрләр.
Шунысы күңелне тырный: татар матбугаты да, телевидениесе дә театр дигәндә күп очракта башкала театрларын гына күздә тота кебек. Кама аръягында гөрләп эшләүче коллективлар, алар куйган премьералар, ирешкән уңышлар кайчагында ике-өч сүз белән, информация рәвешендә генә телгә алына. «Мәдәният дөньясы» кебек тапшыруларда да бу төбәк театрлары анда бер, санда бер генә күзгә чалынып китә. Татар тамашачысын Чаллы, Минзәлә, Түбән Кама, Әлмәт театрлары һәм аларның хезмәте белән даими таныштырып бару беркемгә дә зыянлы булмас иде.
...Әдәбият-сәнгать кешеләре – алар барысы да диярлек фанатлар. Дөнья малына исе китмичә, рухи азык эзләп йөрүчеләрне башкача ничек атыйсың? Әнә бит, Мәскәүгә баргач, инде дүртенче тапкыр Третьяков галереясына,
Санкт-Петербургта – Эрмитажга; Төркиядә Йосыф Акчура, Гаяз Исхакый каберләренә, Ая-София мәчетенә, Топ Капега  барганын; Чехиягә баргач, Гитлер чыгыш ясаган урынны, «Язның 17 нче мизгеле» фильмын төшергән җирләрне күрер өчен махсус Карловы Варыга, картиналар карарга дип Германиягә – Дрезденга ук юл тотканын горурлана-горурлана сөйли Роберт абый.
«Рәссамнарга исем китә минем. Алар – дөньяны иң нык аңлаучылар булып тоела. Тарихи урыннарны да, китапларны да бик яратам. Әле менә кызым Гөлшат Казанда, университетның татар-инглиз бүлегендә укый. (Улым исә Чаллыда юридик факультетта укый). «Әти, укырга шундый күп!» – ди. «Бәхет ул, кызым, рәхәтләнеп укы, әдәбиятның төбе юк аның!» – дим. Акча нәрсә ул? Күңелең бай булсын. Әле бер елны өй салам дип утыз мең ссуда алган идем, ел башында бюджеттан акча килмәгәч, театр белән шул акчага яшәп тордык. Машинаны саткач та шулайрак булды...
Җәйне яратам инде мин. Бакча тутырып, рәхәтләнеп виноград үстерәм. Узган җәйдә «Республика Татарстан» газетасы бакча җимешләре конкурсы үткәргән иде, шунда катнашып, җиңүче урынны да алдым әле!»
Җаны-тәне белән театрга бирелгән Роберт абыйның гаиләгә никадәр игьтибары, вакыты каладыр – анысын үзләре генә беләдер. Ярый әле хатыны Гөлфәния дә янәшәсендә – театрда балетмейстер булып эшли. Казан артында, Балтачта туып-үскән кыз ире белән Минзәләгә килгәндә, «Казанны калдырабыз; кайда, ничек яшәрбез», дигән уйларны башына да кертеп карамый. Өйләнешкәнче үк үзенең тырышлыгы, эшчәнлеге, кешелеклеге белән күңелен яулаган пар канаты янында гаиләсенә җил-яңгыр тимәячәген яхшы аңлый ул.
«Без Роберт белән бер тулай торакта яшәдек. Мин – хореография бүлегендә, ул хор-дирижер бүлегендә укый иде. Минем бүлмәдәш кыз белән бер үк укытучыда шөгыльләнәләр, шуңа күрә Роберт безнең бүлмәгә гел кереп йөри. Дүрт кыз торабыз, кызлар аны «әти» дип йөртә иде. Мин алай димәдем нишләптер... Алар студент бригадасы белән колхозларга концерт белән чыгып йөри иде, биюче кирәк дип, Роберт мине дә чакырды. Шулай аралашып киттек инде. Миңа аның ачык күңелле, кеше белән итагатьле сөйләшүе ошады. Тормышка җиңел карамый, балаларны яратуын да сизеп алдым... Ялгышмаганмын. Гаиләдә ул бернәрсәдән гаеп тапмый, пешергәнне «тәмле булган» дип мактый-мактый ашый. Өйдә алай зурдан кубып театр хәлләре турында сөйләшеп утырмыйбыз, эштә булган эштә кала. Ул артистларның һәммәсен ярата. Ачуы килгәндә ачуланып та ташларга мөмкин, эшләгәнен күреп, мактап та куя. Илүсә апа Бәдриева: «Без Робертның мыегына гына карап торабыз, елмайганмы, салынганмы...», – ди торган иде.
Роберт ул менә бу эшне бетерәм дә ял итәм, ди торган кеше түгел. Курыкмыйча, тәвәккәлләп, әллә нинди зур эшләргә тотына, анысын төгәлләүгә, икенчесенә, өченчесенә... Нәтиҗәсен күрү көч бирәдер үзенә...»
Гөлфәния ханымның сүзләрендә хаклык бар. Адәм баласын кешеләрне, эшләгән эшеңне ярату, шул мәхәббәтнең кайтавазын тою яшәтә дә инде. Яшәтә һәм көч бирә. Баш бирмәс тоелган аргамакларны иярләргә, җиңелмәс тоелган авырлыкларны җиңәргә, кыя күкрәгендә гөлчәчәкләр үстерергә шул кайтаваз, якты хыял, якты өмет көч бирә.
 Шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов язганча:
         Имәннәр ваклана чырага,
         Кыялар бары тик чылана.
         Тауларның һәм батыр ирләрнең
         Урыны тарихта бер чама.
Татар сәнгате, аның бүгенгесе һәм киләчәге өчен эшләгән эшләрегез сезне батыр ир итә дә инде, Роберт абый. Гомернең алтын уртасы гына әле – алда тагын да зуррак уңышлар, җан атып эшләгән хезмәтегезнең татлы җимешләре көтеп торсын!

  "Мәйдан" журналы  март, 2013 ел №3
Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА



 

--- | 31.05.2013
  • Премьералар
  • М.Карим "Кыз урлау" музыкаль комедия 12+

    Режиссер – Байрас Ибраһимов,ТРның һәм БРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Д.Сираҗиев исемендәге премиясе лауреаты Рәссам – Рөстәм Баймөхәммәтов Костюмнар буенча рәссам – Алия Бәйрәмголыва Композитор – Илшат Яхин,БРның атказанган сәнгать эшлеклесе Хореограф – Чулпан Әскәрова, БРның атказанган артисты Эх, яшь чаклар! Нинди гүзәл, рәхәт, гайрәтле вакытлар! Әҗмәгол агай кебек тагын бераз “батырлык”лар өстәп тә сөйләп җибәрсәң, яшь егет- җилкенчәкнең күңеленә “оеткы” салып та куйсаң! Бүген авылда Сабан туе! Әҗмәгол агайның хикәятләре белән канатланган гаярь егет Котлыәхмәт, үзе кебек кыю егетләр белән сөйләшеп авылның беренче чибәрен урлап алып кайтырга ниятли. Тик кәләш диеп урлап алып кайтканы.. юк, мондый борылышны һич көтмәгән иде Котлыәхмәт.

  • Э.Т.А.Гофман "Щелкунчик" балалар өчен әкият 6+

    Режиссёр – Евгения Богинская Хореограф – Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Ильшат Вильданов Без сезгә батырлык һәм гайрәтлелек, караңгыдан һәм тычканнардан курыкмаган балалар турында сөйләячәкбез. Төп героиня, Мәрьям, исем атасы (крёстный) Дросселмер сөйли торган могҗизалы әкият дөньясына эләгә. "Син генә Щелкунчикны саклап кала аласың – нык һәм тугрылыклы бул». Гофман әкиятенең тылсымлы дөньясы спектакльнең ике сюжет линиясендә тәкъдим ителгән. Төп сюжет линиясе булып Мәрьям һәм Щелкунчик тарихы тора. Өстәмә линия-Пирлипат принцессасы тарихы. Спектакль өчен үзенчәлекле сценарий язылды, ул пластик күренешләрдән һәм кыска диалоглардан гыйбарәт. Спектакльнең тукымасы тынлыктан, җырлардан, шакулардан, хәрәкәтләрдән, йөгерүдән, төрле сулыш алулардан, курку һәм аны җиңү моментларыннан эшләнгән.

  • М.Башкиров "Салкын Кын" трагедия 16+

    Режиссер – Сергей Потапов,Саха республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Валерий Яшкулов, Россия Федерациясенең һәм Калмык республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика һәм хореография буенча режиссер –Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Тәрҗемәче – Ркаил Зәйдулла,Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Кылычны кыныннан суырып алуы җиңел. Ул көч-кодрәт, хакимлек, байлык, башкалардан өстенлек бирә. Ләкин күпмедер вакыттан соң син кылыч белән түгел, ә кылыч синең белән идарә итә башларга , дошманыңа гына түгел, иң якын кешеләреңә зыян салырга мөмкин. Вакытында кылычның кынын табып, аны урынына салырга ихтыяр көчең җитәрме, адәм баласы?!

  • Дуслар

 

 

 


 

 

 

  • Сораштыру