Яңалыклар

Минзәлә театры театрга нигез салучы Сабир Өметбаевның 110 еллыгын билгеләп үтә

Сабир Гаделҗан улы Өметбаев – татар театр сәнгатендә якты йолдыз булып балкый. Бүген С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында ТААСрның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Минзәлә театрына нигез салучы һәм аның баш режиссеры Сабир Өметбаевның 110 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды.

Театр скверында, мәшһүр театр эшлеклесенә куелган бюст янына театр ветераннары, бүгенге коллектив җыелды, алар бюст янына чәчәк бәйләмнәре салды. Театрга бөтен гомерләрен багышлаган, һәркайсының дүрт дистәдән артык эш стажы булган шәхесләр: артистлар Илүсә Бәдриева, Венера Нигъмәтуллина, Әлфидә Теряева, кадрлар бүлеген җитәкләгән Сәлисә Шәйхаттарова, рәссам Салих Миңнегәрәев, музей директоры Илһамия Кичубаева, Рәзилә Муллина, Рөстәм Муллин белән беррәттән, яшь буын да – С.Өметбаев премиясе лауреаты Денис Иванов, артистлар Динара Акматова, Чулпан Бәдретдиновалар олпат шәхесне җылы сүзләр белән искә алдылар, зур дулкынлану хисләре белән хатирәләрен уртаклаштылар. Һәркайсы бер сулышта, бер фикердә булды: С.Өметбаев истәлеге мәңгелек, ул яшәде һәм алга таба да яшәячәк. Митингны театрның әдәби бүлеге мөдире Нурсибә Адиева алып барды. Митинг символик төстә тәмамланды: ветераннар һәм яшь артистлар скверны яңа үсентеләр белән тулыландырдылар – яшь чыршылар утырттылар. Безнең белешмә. Сабир Өметбаев 30 елдан артык Минзәлә театрын җитәкләгән шәхес. Ул Кама Тамагы районының Иске Кариле авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Күренекле татар артисты Газиз Айдарский аны Казанга чакыра. 1929 нчы елда Казан театр техникумын уңышлы тәмамлаганнан соң, ул имтиханнарны уңышлы тапшырып. Луначарский исемендәге ГИТИСта укый башлый. 1934 елда читтән торып укуга күчә һәм бер үк вакытта академия театрында режиссер һәм драматург Кәрим Тинчурин кул астында режиссер ярдәмчесе һәм артист вазифаларын башкара. 1935 елда ГИТИСны тәммлап, режиссер дипломын кулына ала һәм ТАССР Наркомпрос юлламасы буенча рус театры каршында татар театрын оештыру өчен Чистай шәһәренә килә. 1936 елда Өметбаев республиканың көнчыгыш районнарында яшәүче авыл халкы, колхоз-совхоз эшчеләре арасында культура-агарту эшен җанландырып җибәрү өчен Минзәләгә җибәрелә. Шуннан бирле театр Минзәлә колхоз-совхоз театры дип йөртелә башлый. 1939 елда театр Мәскәүдә колхоз-совхоз театрларының Бөтенсоюз фестивалендә катнашу хокукына ия була. 1941 елда Сабир Өметбаев Владивостокка җибәрелә һәм Тын океан флотына, хәрби корабльгә эләгә. Фронт юллары буйлап Мәскәүдән Германиягә кадәр барып җитә. 1946 елда ул Минзәләгә кайтып, үзен татар драматургиясе белән бергә, рус һәм чит ил классикасында сынап карарга уйлый. М.Горькийның “Васса Железнова”, Н.Гогольның “Өйләнү”, А.Островскийның “Бесприданница” һәм “Гаепсездән гаеплеләр”, Ф.Шиллерның “Коварство и любовь”, Ж.Б.Мольерның “Лекарь поневоле” һ.б. әсәрләрне сәхнәләштерә. 1960 елда Юныс Әминовның “Язылмаган законнар” һәм “Тамырлар” спектакльләре өчен Сабир Өметбаев Г.Тукай исемендәге ТАССР Дәүләт премиясенә лаек була. Татар театр сәнгатенә кертәкн өлеше өчен ул “Мактау билгесе” ордены белән бүләкләнә (1957 ел), аңа “ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе” (1954), “Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты” мактаулы исемнәре бирелә (1960). С.Өметбаев 1982 елда вафат була һәм Әлмәт шәһәрендә җирләнә. 2005 елда Әлмәттә аның каберендә яңа һәйкәл куелды, 2006 елда театрда С.Өметбаев бюсты урнаштырылды. 1995 елда аның исемендәге премия булдырылды.

http://menzela.ru/news/kөn-temasyi/ сайтыннан алынды | 15.10.2018
  • Премьералар
  • М.Башкиров "Салкын Кын" трагедия 16+

    Режиссер – Сергей Потапов,Саха республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Валерий Яшкулов, Россия Федерациясенең һәм Калмык республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика һәм хореография буенча режиссер –Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Тәрҗемәче – Ркаил Зәйдулла,Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Кылычны кыныннан суырып алуы җиңел. Ул көч-кодрәт, хакимлек, байлык, башкалардан өстенлек бирә. Ләкин күпмедер вакыттан соң син кылыч белән түгел, ә кылыч синең белән идарә итә башларга , дошманыңа гына түгел, иң якын кешеләреңә зыян салырга мөмкин. Вакытында кылычның кынын табып, аны урынына салырга ихтыяр көчең җитәрме, адәм баласы?!

  • Н.Гоголь «Ревизор» комедия 12+

    Режиссер – Зиннур Сөләйманов Рәссам – Альберт Нестеров, Башкортостан Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе, “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Композитор – Ришат Сагитов, Башкортостан Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Чулпан Аскарова, Башкортостан Республикасының атказанган артисты Ут кую буенча рәссам – Илшат Сәяхов Өяз шәһәрендә ыгы –зыгы: Петербургтан ревизор килә,инкогнито! Җитмәсә, яшерен йомыш белән! Очраклы рәвештә , кунакханәдә атна буена түләмичә яшәгән җилбәзәк егет Иван Александрович Хлестаковны ревизор дип белеп,шәһәр чиновниклары аңа төрлечә ялагайланалар, ярарга тырышалар. Һәммәсеннән акчалата ришвәт җыеп, ялган ревизор ялган вәгъдәләр бирергә өлгерә. Азактан чын ревизор килгәнлеге турында хәбәр геройларны телсез күренештә катып калырга мәҗбүр итә.

  • К.Тинчурин “Сүнгән йолдызлар” (“Угасшие звезды”) музыкаль драма 12+

    Режиссер – Баатр Колаев , Калмык Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Рәссам – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмык Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Композитор – Олег Чебодаев, Хакас Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Хореограф – Нурбәк Батуллин, РФнең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты 1914 ел. Вакыйгалар татар авылында бара. Сәрвәр белән Исмәгыйль – бер-берсен сөюче яшьләр. Исмәгыйль, шулай ук Сәрвәргә гашыйк мулла улы Надир-мәхдүмгә хезмәт итә.Белемле, игелекле кеше булса да, Надир-мәхдүм табигать тарафыннан рәнҗетелгән бөкре, ямьсез кыяфәтле.Сәрвәр Надир-мәхдүмнең яучысын кире бора. Авыл егетләрен, шул исәптән Исмәгыйльне дә, сугышка алырга дигән фәрман килә.Сәрвәр сөйгәнен сугыштан калдырырга дип бераз гарипләндерер өчен дару сатып алып аның колагына сала. Ул дарудан Исмәгыйль үлә, Сәрвәр акылыннан яза, соңрак үлә. Хәсрәтеннән, тормыш ямен югалтып, Надир-мәхдүм дә бакый дөньяга күчә.

  • Дуслар

 

 

 


 

 

 

  • Сораштыру