Яңалыклар

Кара диңгездән - Каспий диңгезенә

Диңгез атамалары географик киңлекне күрсәтү максатыннан аталды. Ә төп бурыч- чираттагы фестиваль турында бәян итү иде.
Июнь аенда Кара диңгез буенда урнашкан Новороссийск шәһәрендә “Кече шәһәр театрлары”нда катнашкан “Иблис” сентябрьдә Казахстан Республикасының Мангыстау өлкәсе Актау шәһәренә, Каспий яны илләренең II Халыкара театраль фестиваленә юл алды.Фестиваль Казахстанның атаклы артисты Нурмухан Жантуринның 90 еллыгына багышланган, җирле театр аның исемен йөртә, фестиваль кысаларында Н. Жантуринга һәйкәл ачу тантанасы узды.

Биш илдән – Рәсәй Федерациясеннән Татарстан һәм Башкортостан, Иран, Төрекмәнстан,Әзербайҗан, Казахстаннан – барлыгы сигез коллектив чыгыш ясады.Һич арттырусыз әйткәндә, “Иблис” тамашачыга көчле шартлау булып тәэсир итте! Алай гына да түгел, Иблис ролен башкарган Рөстәм Зиннуровны яратып һәм шаяртып “Шайтан” дип кенә йөрттеләр, аның белән фотога төшәргә теләүчеләр озын чиратларда басып торды. Гариф ролендә “Тантана” театраль премиясе лауреаты Ильяс Закировның үтә катлаулы автор булып саналган Хөсәен Җәвиднең (Гусейн Джавид) төп героен – ә чынлыкта бит нәкъ Гариф үтерүче һәм иблис- образның линиясен ничек төгәл алып барганын ассызыклады мәртәбәле жюри.Жюри рәисе, СССРның халык артисты Асанали Ашимов:”Татар дусларыбызны без яхшы беләбез, яратабыз, театр сәнгатенең сездә көчле дәрәҗәдә икәне безгә билгеле,”-диде. Артистларыбызның пластикасы, бер йодрык булып ансамбльдә уйнаулары, спектакльнең динамикасы билгеләп үтелде.

Ә нинди кунакчыл казах халкы! Кунакханә яныннан ук милли киемнәрдән, милли ризыклар белән каршы алганнар иде – кайтып киткәнгә кадәр бер минутка да игътибарсыз калдырмадылар. Алар рәхәтләнеп казахча сөйли, без рәхәтләнеп татарча җавап бирәбез – бернинди аңлашылмаучылык юк.Тоташ далада, ком – таш арасында мең ярым километр юл килү дә онытылды, адым саен очраган дөяләргә дә бик тиз ияләштек, йөз меңлек халкы булган Актау каласы үзебезнең Минзәлә кебек күңелгә якын җиргә әверелде. Безнең ерак юлга кузгалуыбызны белеп җирле эшмәкәрләребез спонсорлык ярдәме күрсәтте. Театр дирекциясе “Заиковский” хуҗалыгы җитәкчесе Р.Ш.Фәттаховка, икмәк заводы директоры Ф.Р.Солтановка,”Лига” төзелеш компаниясе директоры Н.Н.Николаевка, “Мир окон и дверей” ИП О.И.Овчинниковага, “Тәкермән” бүлекчәсе җитәкчесе И.Р.Мәүҗиевка, Тулбай хуҗалыгы җитәкчесе И.Г.Загиевка, зур йөрәкле мөлаем ханым Луиза Токаревага чиксез рәхмәтләрен җиткерә!

“Якын булса да торган җир, сагындыра туган җир”, шул. Күпме дуслар таптык без фестивальдә, башка театрларның хезмәтенә карап сокландык, Каспий ярларында йөрдек, бай –мул тормышта яшәгән казах дусларыбыз әле сагындырып искә төшәр! “Иблис” фестивальнең Дипломы, “ТЮРКСОЙ” оешмасы Дипломы, Нурмухан Жантуринның бюсты белән бүләкләнде. Барыбыз да исән-сау Минзәләбезгә кайтып җиттек, без дә гөлбакчада яшибез ләбаса,аның шулай икәненә инану өчен чит җирләргә барып кайту гына кирәк.

Нурсибә Адиева, театрның әдәби бүлеге мөдире | 27.09.2018
  • Премьералар
  • М.Башкиров "Салкын Кын" трагедия 16+

    Режиссер – Сергей Потапов,Саха республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Валерий Яшкулов, Россия Федерациясенең һәм Калмык республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика һәм хореография буенча режиссер –Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Тәрҗемәче – Ркаил Зәйдулла,Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Кылычны кыныннан суырып алуы җиңел. Ул көч-кодрәт, хакимлек, байлык, башкалардан өстенлек бирә. Ләкин күпмедер вакыттан соң син кылыч белән түгел, ә кылыч синең белән идарә итә башларга , дошманыңа гына түгел, иң якын кешеләреңә зыян салырга мөмкин. Вакытында кылычның кынын табып, аны урынына салырга ихтыяр көчең җитәрме, адәм баласы?!

  • Н.Гоголь «Ревизор» комедия 12+

    Режиссер – Зиннур Сөләйманов Рәссам – Альберт Нестеров, Башкортостан Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе, “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Композитор – Ришат Сагитов, Башкортостан Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Чулпан Аскарова, Башкортостан Республикасының атказанган артисты Ут кую буенча рәссам – Илшат Сәяхов Өяз шәһәрендә ыгы –зыгы: Петербургтан ревизор килә,инкогнито! Җитмәсә, яшерен йомыш белән! Очраклы рәвештә , кунакханәдә атна буена түләмичә яшәгән җилбәзәк егет Иван Александрович Хлестаковны ревизор дип белеп,шәһәр чиновниклары аңа төрлечә ялагайланалар, ярарга тырышалар. Һәммәсеннән акчалата ришвәт җыеп, ялган ревизор ялган вәгъдәләр бирергә өлгерә. Азактан чын ревизор килгәнлеге турында хәбәр геройларны телсез күренештә катып калырга мәҗбүр итә.

  • К.Тинчурин “Сүнгән йолдызлар” (“Угасшие звезды”) музыкаль драма 12+

    Режиссер – Баатр Колаев , Калмык Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Рәссам – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмык Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Композитор – Олег Чебодаев, Хакас Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Хореограф – Нурбәк Батуллин, РФнең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты 1914 ел. Вакыйгалар татар авылында бара. Сәрвәр белән Исмәгыйль – бер-берсен сөюче яшьләр. Исмәгыйль, шулай ук Сәрвәргә гашыйк мулла улы Надир-мәхдүмгә хезмәт итә.Белемле, игелекле кеше булса да, Надир-мәхдүм табигать тарафыннан рәнҗетелгән бөкре, ямьсез кыяфәтле.Сәрвәр Надир-мәхдүмнең яучысын кире бора. Авыл егетләрен, шул исәптән Исмәгыйльне дә, сугышка алырга дигән фәрман килә.Сәрвәр сөйгәнен сугыштан калдырырга дип бераз гарипләндерер өчен дару сатып алып аның колагына сала. Ул дарудан Исмәгыйль үлә, Сәрвәр акылыннан яза, соңрак үлә. Хәсрәтеннән, тормыш ямен югалтып, Надир-мәхдүм дә бакый дөньяга күчә.

  • Дуслар

 

 

 


 

 

 

  • Сораштыру