Яңалыклар

АНОНС!!!

2018 елның 28-31 мартында С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында зур бәйрәм!
“Идел-йорт”
дип исемләнгән үзешчән театр коллективларының
XVIII регионара фестиваль-конкурсының зональ туры уза
Минзәлә тамашачысы инде яратып өлгергән үзешчән артистларның чыгышын күрми калмагыз!

28 март 2018 ел 18.00 сәг.

Актаныш районы Иске Сәфәр халык театры коллективы.

Шәриф Хөсәенов " Әниемнен ак күлмәге", драма.

Режиссер ТР атказанган артисты Нур Хөсәенов.

 

29 март 2018 ел 18.00 сәг.

Мөслим район мәдәният йорты халык театры

Ф.Бурнаш “Яшь йөрәкләр” драма

Режиссер З.Фахретдинова

 

30 март 2018 ел 18.00 сәг.

Актаныш районы Иске Кормаш халык театры коллективы

Хәбир Ибрахим "Кызыма килер йөз кеше", комедия,

Режиссер ТР атказанган артисты Нур Хөсәенов

 

31 март 2018 ел 18.00 сәг.

Минзәлә районы Тауасты Байлар авылы “Нур”халык театры

Д.Салихов “Микүләй дәдәйнең бөер ташы” сатирик комедия

Режиссер ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Мөслимә Гайниева

 

Билет бәясе 150 сум.

Билетлар театр кассасында сатыла.

Телефон: 3-25-88 Рәхим итегез!

Көн саен спектакльдән соң, тамашачыларны тарату йөзеннән автобуслар куелачак.

P.S. Спектакли самодеятельных театральных коллективов только на татарском языке.

--- | 14.03.2018
  • Премьералар
  • Н.Гоголь «Ревизор» комедия 2 пәрдәдә

    Режиссер – Зиннур Сөләйманов Рәссам – Альберт Нестеров, Башкортостан Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе, “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Композитор – Ришат Сагитов, Башкортостан Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Чулпан Аскарова, Башкортостан Республикасының атказанган артисты Ут кую буенча рәссам – Илшат Сәяхов Өяз шәһәрендә ыгы –зыгы: Петербургтан ревизор килә,инкогнито! Җитмәсә, яшерен йомыш белән! Очраклы рәвештә , кунакханәдә атна буена түләмичә яшәгән җилбәзәк егет Иван Александрович Хлестаковны ревизор дип белеп,шәһәр чиновниклары аңа төрлечә ялагайланалар, ярарга тырышалар. Һәммәсеннән акчалата ришвәт җыеп, ялган ревизор ялган вәгъдәләр бирергә өлгерә. Азактан чын ревизор килгәнлеге турында хәбәр геройларны телсез күренештә катып калырга мәҗбүр итә.

  • К.Тинчурин “Сүнгән йолдызлар” (“Угасшие звезды”) музыкаль драма 12+

    Режиссер – Баатр Колаев , Калмык Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Рәссам – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмык Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Композитор – Олег Чебодаев, Хакас Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Хореограф – Нурбәк Батуллин, РФнең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты 1914 ел. Вакыйгалар татар авылында бара. Сәрвәр белән Исмәгыйль – бер-берсен сөюче яшьләр. Исмәгыйль, шулай ук Сәрвәргә гашыйк мулла улы Надир-мәхдүмгә хезмәт итә.Белемле, игелекле кеше булса да, Надир-мәхдүм табигать тарафыннан рәнҗетелгән бөкре, ямьсез кыяфәтле.Сәрвәр Надир-мәхдүмнең яучысын кире бора. Авыл егетләрен, шул исәптән Исмәгыйльне дә, сугышка алырга дигән фәрман килә.Сәрвәр сөйгәнен сугыштан калдырырга дип бераз гарипләндерер өчен дару сатып алып аның колагына сала. Ул дарудан Исмәгыйль үлә, Сәрвәр акылыннан яза, соңрак үлә. Хәсрәтеннән, тормыш ямен югалтып, Надир-мәхдүм дә бакый дөньяга күчә.

  • А.Гилязов “Кара күзле кызлар” (“Черноокие девушки”) музыкальная комедия 12+

    Режиссер-постановщик – Дамир Самерханов, лауреат премии имени Д.Сиразиева Художник - Валерий Яшкулов, заслуженный деятель искусств Российской Федерации и Республики Калмыкия Композитор - Гульназ Закирова Хореограф – Миляуша Мусина Тексты песен - Фарит Миргалимов Какими светлыми и наивными были 60 е годы прошлого столетия. Все мечты людей лишь о благе: родной деревни, города, страны, Родины. Однако и в те времена среди людей существовали разные недостатки: человеческая глупость, высокомерие и невежество. А самое главное - каждый человек должен быть на своем месте. Спектакль «Черноокие девушки»- эта история о неравнодушной телефонистке Фирдавес и приехавшем из города самовлюбленном начальнике почты Мауланжане. Желая подняться по карьерной лестнице, он начинает гонку за высокими показателями плана и даже пытается отложить колхозную уборку хлеба . Прибегая к разным уловкам, отвлекая и вводя заблуждение нового начальника почты, молодая и очень настойчивая Фирдавес, смогла отстоять совершенно новаторские идеи молодых трактористов и интересы всего колхоза.

  • Дуслар

 

 

 


 

 

 

  • Сораштыру